Кыздыра һәм көйдерә: ни булып бетәр?

Глобаль икътисад һәм сәясәт фронтыннан уңай хәбәрләр килми диярлек. Халыкара валюта фонды дөнья икътисадының үсешенә кагылышлы фаразларны яңартачагын игълан итте. Әле күптән түгел генә ясаганнары искерде инде. Яңалары начараю һәм түбәнәю турында булачак.

Глобаль рецессия башланмады әлегә, әмма үкчәгә басып килә. Икътисадчы аналитиклар аның якын арада башлану ихтималын 50 процентка тиңлиләр. Инфляция базарларның бугазыннан ала. Аеруча азык-төлек бәяләре куркыныч темплар белән үсә. Ачлык куркынычы арта. БМО Генераль секретаре Антониу Гутерриш дөнья базарларына Россия һәм Украина ризыкларын, Россия ашламасын кайтару чараларын күрергә чакырды. Ул 2022 елда күп кенә төбәкләрдәге ачлыкны шулай гына җиңеп була дип саный.

2022 ел уңышы исә күпчелек илләрдә зур куркыныч астында: чәчүлекләр кызу кояш астында көя. Эсселек бик күп төбәкләрдә зур проблемага әверелде. Менә телефонга килгән иң соңгы хәбәр: Бөекбритания Корольлек Хәрби Һава Көчләренең иң зур базасында очышларны туктаттылар, чөнки очу полосасы туры мәгънәсендә эри. Германиядә Рейн елгасы саекты. Аның буенча электр станцияләренә ташкүмер ташып булмый башлады. Илдәге кояш станцияләре исә, аномаль эсселек сәбәпле, энергия җитештерүнең тарихи рекордын куйды. Әмма кызу һава җил энергиясе ярдәмендә электр җитештерүне бик нык киметте.

Планетаның яңа максимумга җитеп кызуы турында хәбәр Испаниядән дә алынды. Бу илдә Африка чүлләрендәге һава торышы хөкем сөрә. Соңгы көннәрдә кызудан 237 кешенең гомере өзелгән. Термометр угы, +45 градуска җитеп, рекорд куя. Сәламәтлек саклау министрлыгы быел тулаем алганда 829 испан кешесенең эсселектән һәлак булганын хәбәр итте. Бу – эсселекнең беренче дулкыны нәтиҗәләре генә әле. Вальядолидта (төньяк-көнбатыштагы испан шәһәре) күгәрченнәр, яр карлыгачлары һәм хәтта ләкләкләр дә, очып барганда үлеп, асфальтка коела.

Бөекбританиядә сишәмбе кызулыгы 40 градуска җитә. Дымлы һава шартларында 30 градуска да чыдау кыен, диләр. Португалиядә һәм Хорватиядә урман янгыннары котырына. Үткән җомгада Италиянең төньягындагы Бибион курортында ял итүчеләргә, янгыннан котылу өчен, Әдрән диңгезгә сикерергә туры килде. Грециядә янгын сүндерүчеләр бер тәүлеккә илледән артык чакыру алалар.

Кытайда да рекордлы температура. Кызулык Шанхайны, Сычуань провинциясенең көньяк-көнбатыш өлешен, көнчыгыш Кытай провинцияләре Цзянсу һәм Чжэцзянны иңләп алды. Бер миллиардтан артык кеше интегә. Заводларга электр энергиясен чамалап тотарга әмер бирелде. АКШта кукурузның башакланган чагы, тик ул аномаль кояш астында көя. Бу хәл уңышка тискәре йогынты ясаячак, диләр. Быел иген уңышы бары тик Россия һәм Кытайда гына канәгатьләнерлек булыр дип фаразлана.

Энргия чыганакларына бәяләр үсүдән туктамый. Бу да барлык төр товарларның, бигрәк тә азык-төлекнең бәясен күкләргә чөя. Германиянең эчке эшләр министры Нэнси Фаезер илдә протестларның радикальльләшүен белдерде.

                                               Рәшит Фәтхрахманов


Фикер өстәү