Казанның кинолы көннәре: Татарстан башкаласына төрле илләрдән 130лап кинемотографист килде

Бу көннәрдә Татарстан башкаласы кино йогынтысында яши. Казанда XVIII тапкыр халыкара мөселман киносы фестивале уза. Фестивальне, елдагыча, кызыл келәмнәр җәеп, кунакларны чәкчәкләр белән каршы алып ачып җибәрделәр. Казан Ратушасында узган тантаналы ачылышта без дә булып кайттык.

Гадәттә, фестиваль кунаклары уза торган кызыл келәм тирәсе халык белән тула иде. Быел, әллә көне суык булганга, әллә тантаналы ачылыш вакытында «Ибн-Фадлан» фильмын күрсәткәнгә, тамашачылар сафы сирәгрәк күренде.

Кунаклар үзләре моңа бик борчылмады, ахры. Казахстаннан килгән Алмагөл Тлеуханова каршы алучы якның кунакчыллыгын мактап туя алмады. Фестиваль ачылышына милли киемнәреннән килгән ханым – Татарстан һәм Казахстанның уртак кинопроекты, Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәренә нигезләнеп төшерелгән «Тарлан» фильмының продюсеры. Сүз уңаеннан, ул фильм фестивальнең төп конкурс программасына да кертелгән. Өстәвенә, аңа ике як та зур өметләр баглый. Без «Тарлан»ның продюсеры белән җәһәт кенә шул турыда сөйләшеп алдык.

– Әлеге проектны тормышка ашыру идеясе дә нәкъ менә мөселман кинофестивалендә барлыкка килде. Аны төшерү – үзе бер тарих. Безгә пандемия комачаулады. Чикләрне ябып куйгач, төшерү төркеменә, шул исәптән, режиссер Юлия Захаровага да Казахстан белән чикне җәяүләп узарга туры килде. Авырлыкларга карамастан, фильм әзер, һәм без аны быелгы фестивальдә тәкъдим итәчәкбез. Алай гына да түгел, «Тарлан» төп конкурс программасына кертелде. Безнең уртак проектыбыз жюри тарафыннан да югары бәяләнеп, җиңү яулар дип өметләнәм, – диде Алмагөл Тлеуханова.

Гомумән алганда, быел фестивальгә дөньяның 44 иленнән 625 гариза килгән. Мондый зур сан фестивальнең дәрәҗәсе турында сөйли. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачылыш тантанасында әнә шулай диде.

– Быел Казан халыкара мөселман киносы фестивале Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы кысасында, аеруча тантаналы мохиттә уза. Әлеге чара елдан-ел тамашачы мәхәббәтен ныграк яулый. Без ел саен дөньяның төрле илләреннән кунаклар кабул итәбез. Фестивальнең кирәклеген аның географиясенең елдан-ел киңәюе дә раслый. Быел 44 илдән 625 гариза килгән. Нинди зур сан! Фестивальдән чын бәйрәм ясаганнары өчен оештыручыларга зур рәхмәт! – диде ул.

Әле фестиваль 2005 елдан бирле, ягъни унсигезенче тапкыр уздырыла. Монысы да аның әһәмиятен чагылдыра. Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин сәламләү хатында шулай дип белдергән. Кунакларны аның исеменнән Рушан хәзрәт Аббясов котлады.

– Әлеге кинофестивальнең мөһим миссиясе – диалог. Монда төрле мәдәниятләр, гореф-гадәтләр кисешә. Иң мөһиме – рухи әхлак алга сөрелә. Кино, сәнгать аша кешелек өчен мөһим булган рухи-әхлакый кыйммәтләрне тарату гаять әһәмтятле, – диелгән хатта.

Фестивальнең жюри рәисе, Россиянең халык артисты Владимир Хотиненко исә әлеге чараны күпмилләтле мәдәниятнең матур һәм якты күренеше дип атады.

Фестивальдә жюри әгъзаларына җәмгысы 13 номинация җиңүчеләрен ачыкларга туры киләчәк. Алар: «Иң яхшы милли фильм» (җиңүчегә – 200 мең сум), «Иң яхшы документаль милли фильм» (100 мең сум), «Иң яхшы кыска метражлы милли фильм» (100 мең сум), «Балалар өчен иң яхшы милли фильм» (100 мең сум). «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы» исемен яулаучыга Гран-при бирелә. Моннан тыш, «Тулы метражлы иң яхшы фильм режиссеры», «Иң яхшы тулы метражлы уен фильмы сценарие», «Тулы метражлы фильмда иң яхшы оператор эше», «Тулы метражлы уен фильмындагы иң яхшы ир-ат роле», «Тулы метражлы уен фильмындагы иң яхшы хатын-кыз роле», «Кыска метражлы иң яхшы уен фильмы», «Тулы метражлы иң яхшы документаль фильм» номинацияләрендә җиңүчеләр ачыкланачак. Ел саен фестивальнең жюри әгъзалары Татарстан Президентының «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» дигән махсус бүләге иясен дә сайлый. Җиңүчегә 500 мең сум күләмендә акчалата премия вәгъдә итәләр.

Лилия Гыймазова


Фикер өстәү