Газетага язылу

Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты

Май бәйрәмнәрендә борыч кәлшәсен теплицага утыртучылар булгандыр инде. Ләкин бу «көйсез кодагый»ның холкын белүчеләр беркайчан да ашыкмый. Чөнки аның тамырлары туфрак 14–15 градуска кадәр җылынгач кына «эшли» башлый. Юкса үсентене төрле чирләр борчыячак һәм рәтле-башлы уңышын да күреп булмаячак. Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты.

Агроном Хәким Моратов татлы борыч утырту серләре белән уртаклашты
ru.pinterest.com

Утырту вакыты

 

Туфрак җылынып, температурасы 10–15 см тирәнлектә ким дигәндә +14...+15 градус тәшкил иткәч кенә утыртасы. +18...+20 градус булса, бөтенләй әйбәт: үсенте күзгә күренеп яңарып китәчәк. Шуңа күрә безнең якларда хәтта теплицага да майның 20 ләре тирәсендә генә утырту хәерле. Градусник булмаса, туфракның җылынганмы-юкмы икәнен белү өчен, чокыр казып, учны 8–10 см тирәнлеккә куеп карагыз. 20–30 секундтан соң салкынлык тоелып, туфрак кул җылысын «тартып» алган кебек булса, димәк, утыртырга иртә әле. Бу эшне иртән, җир җылынганчы башкарырга кирәк. Туфракның җылынуын, кечкенә генә чокыр казып, шунда 1 стакан су салып карарга да мөмкин. Салкын туфракка су акрын сеңә, «күлләвек» ясап тора, ә җылы туфрак суны шундук «йота».

 

Ашлау

 

Борыч көйсез генә түгел, комсыз да. Шуңа күрә күчереп утыртыр алдыннан, түтәлгә черемә, көл яки минераль ашлама кертү сорала. Көздән тирес кертеп калдырылган булса, тагын да яхшырак.

 

Яңарганнан соң үсентене – азотлы, ә инде борыч ярала башлагач, фосфорлы-калийлы ашлама белән сыйлау әйбәт булыр. Шулай ук табигый ашлама да ярый. Беренче мәлдә чүп үлән төнәтмәсенә өстенлек бирергә мөмкин. Чиләкнең ¾ өлешенә үлән тутырып, күмелгәнче, су салабыз һәм 1 литрлы банка белән көл өстәп болгатабыз. Капкач белән каплап, бер атна тотабыз. Аннары сөзеп, 1:10 нисбәтендә су өстибез һәм үсенте төпләренә сибәбез.

 

Чәчәк атканда һәм борыч бирә башлагач, көл төнәтмәсе (көлне туфракка сибәргә дә мөмкин) үсентеләрне көчәйтеп җибәрәчәк. Моннан тыш эремчек суы эремәсе (1 чиләк суга 1 л эремчек суы һәм 10 тамчы йод) бик файдалы булачак.

 

Борыч үсентеләрен 2–3 атнага бер мәртәбә, су сипкәч, ашлыйлар.

 

Корткыч һәм чирләргә каршы тору

 

Ачык туфракка утыртылган үсентеләр суыктан соң яки озакка сузылган яңгырлардан соң стресс кичерә. Нәкъ менә шул чагында, хәлсезләнеп калганлыктан, корткычы, чире ябышырга гына тора. Моны булдырмас өчен, биофунгицидлар, бакырлы препаратлар, үсеш стимуляторлары яки халык ысуллары (сарымсак, суган кабыгы, горчица төнәтмәсе) кулланырга мөмкин. Алар үсемлекләргә тизрәк тернәкләнергә ярдәм итә.

 

Су сибү

 

Туфрагын даими йомшартып, суны ешрак сибәргә кирәк. Дымы озаграк саклансын өчен, үсенте төбен корыган үлән яки салам белән мүлчәләү әйбәт.

 

Игътибар! Борыч куе итеп утыртканны яратмый. Бер рәттәге үсентеләр арасы 30–50 см, ә рәтләр арасы 50–70 см тәшкил итәргә тиеш. Артыкка киткән яфраклары һәм ботакларын да өзеп ташлау хәерле. Юкса үсентеләр, яктылык һәм һава җитмәгәнлектән, начар үсәчәк һәм уңышны да аз бирәчәк.

 

Борыч үсентеләре узган елгы суган, сарымсак, кыяр, ташкабак, кабак, кишер, кәбестә урынында әйбәт үсә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре