Газетага язылу

Үтәр, димәскә, түзмәскә!

Күпләр өчен ул – гадәти хәл, аның белән «яшәп», барлыгына ияләшеп, чара күрмәүчеләр бихисап. Белгечләр сүзләренчә, Җир шарындагы өч кешенең берсе аннан интегә. Сүзебез – баш авырту турында. Авырту белән авыртуның да аермасы була, ә менә иң киң таралганы – киеренкелектән баш авырту. Аның белән ничек яшәргә һәм аннан котылып буламы соң?

Үтәр, димәскә, түзмәскә!
ru.pinterest.com

Сәбәбе

Киеренкелектән баш авырту – яшьләр авыруы, аннан 25–40 яшьлекләр күбрәк интегә. Төп сәбәбе – күп очракта арка һәм баш мускулларының озак вакыт киеренке халәттә булуында. Авырту бик каты да түгел, тик гел борчып тора. Башка кыршау киертеп куйган сыман, ике яклап туктамый авырта, әмма түзеп була.

Киеренкелектән баш авыртуның еш күзәтелгән сәбәпләренең берсе – эш өстәле янында дөрес утырмау, көн дәвамында еш кына телефонга багынып утыру. Телефонга текәлеп утырган вакытта баш 35 градустан да ныграк иелә, ә бу исә муенга 25 килограммлы йөк элеп куйган төсле тәэсир итә! Гел уйланып, киеренке халәттә йөрү, стресслар, күңел төшенкелегеннән интегүләр дә баш авыртулар артуга сәбәп була.

Шулай ук гәүдә төзелеше симметрияле булмаган кешеләр, уңайсыз аяк киеме киюче, яссытабанлылыктан интегүчеләрдә дә әлеге төр баш авырту еш очрый.

Нишләргә?

Киеренкелектән баш авыртулар аена 15–20 көнгә кадәр дә сузылырга мөмкин. Шунлыктан вакытында чарсын күрү зарур. Чөнки вакытында чарасын күрмәгәндә мондый өянәкләр хроник формага да күчәргә мөмкин.

Киеренкелектән баш авыртканда рәйхан, лаванда, лимон, канәфер, мелисса, бөтнек исләре хәлне җиңеләйтеп җибәрергә мөмкин. Массаж хәрәкәтләре белән чигә, маңгай һәм җилкә тирәсен уып җибәрү дә бераз ярдәм итә. Иң мөһиме: кискен хәрәкәтләр ясамаска, салмак кына эшләргә.

Гап-гади киңәшләр

*Хәрәкәттә – бәрәкәт: көн дәвамында физик күнегүләр ясау, саф һавада йөрү өчен вакыт тапсагыз, сезгә баш авыртуның бер төре дә янамас. Әгәр көн буе утырып эшләсәгез, сәгать саен урыннан торып, 15 минут йөреп керү яки күнегүләр ясау да файдага булыр.

*Баш авыртудан интегүчеләргә майлы ит, кызыл шәраб, каһвә, чәй, энергетик эчемлекләрдән баш тартырга кирәк. Составында глютен, лактоза, җиңел углеводлар булган ризыкларны да кулланмау хәерле.

*Тәүлегенә 7–8 сәгать йоклау, бер үк вакытта ятып, бер үк вакытта тору да баш авыртудан саклый.

*Баш авырту үзенә игътибар итмәүчеләрне «ярата». Үтәр, димәскә, түзмәскә! Авыртулар ешайганны көтмәскә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Елына кимендә бер тапкыр баш, муен һәм иңбаш тирәсенә массаж ясату да аннан сакланырга һәм котылырга ярдәм итә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре