Әлеге максатка 1,2 миллиард сум күздә тотылган, дип хәбәр итә Хөкүмәтнең телеграмм-каналы.
Шулай итеп, быел 150 меңләп кеше яңа һөнәргә өйрәнә алачак. Иң элек 35 яшькә кадәрге һөнәрсезләргә өстәмә белем алу яки кирәклерәк һөнәргә өйрәнү мөмкинлеге биреләчәк. Армиядән соң яки укуын тәмамлагач, 4 айдан озаграк эш таба алмаучыларга да кагыла бу. Моңа кадәр 50 яшьтән өлкәнрәкләрне һәм яшь аналарны һөнәргә бушлай өйрәтү программасы гамәлдә иде.