«Закон проектын шул килеш кабул итә торыйк, өстәргә беркайчан да соң булмас

Бүген парламентыбыз язгы сессиянең беренче утыры­шын үткәрде. Безне иң беренче чиратта җирле үзидарә турында федераль закон язмышы кызыксындырды. Ул Думада беренче укылышта кабул ителде.

Без 23 февральгә хәтле үз сүзебезне әйтергә тиеш. Исегезгә төшерик, «Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарә оештыруның гомуми принциплары турында» дип аталган федераль закон проектына төзәтмәләр тәкъдим итәр өчен бездә эшче төркем дә төзелгән иде. Әлеге проект муниципаль район һәм шәһәр округлары башлыкларына да җибәрелде, сәяси партияләрнең фикерләре дә исәпкә алынды һәм бер сүзгә киленде. Сессия утырышында Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин Татарстан тәкъдим итәсе 13 төзәтмәнең кайберләре белән таныштырды. Шунысын да әйтик әле: Федераль закон гамәлгә кергән очракта, республикадагы 956 муниципаль берәмлек (болар – ике шәһәр округы, 43 муниципаль район, 39 шәһәр һәм 872 авыл җирлекләре) 911гә калырга тиеш була.
Альберт Хәбибуллин әйтүенчә, безнең төп тәкъдимнәрнең берсе муниципаль берәмлек башлыкларын сайлап куюның гамәлдәге схемасын саклап калу турында. Ягъни муниципаль депутатлар арасыннан сайланган кеше җирле хакимиятне җитәкли башлагач кына депутат вәкаләтләреннән азат ителергә тиеш. Ә яңа закон проекты бу принцип­ны үзгәртә. Җитәкченең депутат вәка­ләтләреннән азат ителүе аның җирле җитәкче вазыйфаларын башкару-башкармавына бәйле булмаячак. Бу исә җирле депутатлар каршында аның абруен төшерәчәк. Ә моңа хәтле эшләп килгән модель үзен тормышта раслаган иде.

Тагын бер төзәтмә җирле үзидарәнең бер баскычлы модельгә күчүенә бәйле. Ягъни Татарстанга авыл җирлеге депутатлары кирәкми. Президент Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә дә, ике баскычлы җирле үзидарә системасы бер илдә дә юк. Шул ук вакытта ул җирле хакимият белән халык арасында элемтә бозылмаячагын, бөтен структуралар сакланачагын, аларга бары тик муниципаль округ вәкаләтләре биреләчәген белдерә. Әйткәнебезчә, республикада 956 муниципаль берәмлек һәм 7 мең «муниципаль депутат» булуны хупламый иде президент. Аның әйтүенчә, шәһәр һәм муниципаль округлар оешып, аларның вәкилләре урыннарда эшли алалар һәм бүгенге заманда мондый система нәтиҗәле булыр иде.
Җирле үзидарә системасына кагы­лышлы үзгәрешләр турында кайта-­кайта язарга туры киләчәк әле. Тө­зәт­мәләрне Дума аша үткәрү кебек мак­таулы бурыч Татарстаннан сайланган депутат Айрат Фәрраховка йөкләде.

«Хөкүмәт сәгате» республикада Дәү­ләт яшьләр сәясәте стратегиясен тормышка ашыруга багышланган иде. Яшь­ләр эшләре министры Тимур Сөләйманов әйтүенчә, Татарстанда яшьләр сәя­сәте моннан 29 ел элек үткәрелә баш­ла­ган һәм зур тәҗрибә тупланган, әмма заман яңадан-яңа таләпләр куя тора. Беренчедән, министрны демографик факторлар борчый иде. 2030 елга 25–35 яшьтәгеләр санының 250 меңгә кимүе көтелә. Бу яшьтәгеләр исә – һәр өлкәдә төп көч.

Яшьләрне эшкә урнаштыру да кичектергесез хәл итүне сорый. Бүген икътисад тармагында яшьләрнең өлеше нибары 13,6%. Моннан 4 ел элек кенә 16,1% булган. «Яшьләр дәүләтнең кайгыртучанлыгын, ярдәмен тоеп яшәргә тиеш», – ди Тимур Сөләйманов. Әлбәттә, министр чыгышы зарлануга корылмаган иде. Киресенчә, килеп туган һәр проблеманы чишү юлларын күрсәтеп сөйләде ул. Яшьләр сәясәтен тормышка ашырыр өчен республика бюджетыннан узган ел гына да 6 млрд сум акча бирелгән. Ул акчаның шактые төрле районнарда яшьләр үзәкләре төзү йә ремонтлауга, үсмерләр клублары ачуга китә. Әлеге үзәкләр һәм клубларның яшьләрне тәрбияләүдә зур эш башкаруы бәхәссез. Чөнки урам һәм интернет тәрбиясенең тискәре йогынтысын һәрберебез күреп-белеп тора. Бездә «проблемалы» яшьләр 2400 икән. Психология үзәкләренә мөрәҗәгать итүчеләр 100 меңнән арткан. Кыскасы, Яшьләр эшләре министрлыгының мәшәкатьләре хәттин ашкан. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр сәясәте буенча стратегик программаларны закон дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк дип саный. Хәзергә министрлык эше уңай бәяләнде.
Сессия утырышында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтүгә кагылышлы законга үзгәреш кертү турында закон проекты каралган иде. Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, аз керемле саналган 1534 кешегә узган ел социаль түләүләр эләкмәгән. Сәбәбе бик гади, аларның мал-мөлкәтен санаганда җыен каралты-кура да исәпкә алынган булган. Законга тәкъдим ителгән төзәтмә буенча, мәйданы 15 кв. метрдан артмаган хуҗалык корылмалары милеккә саналмаячак. Димәк, социаль түләүдән мәхрүм калган әлеге гражданнарга кечкенә булса да бәхет елмаер. Депутатлар: «Ни өчен унбиш, мәсәлән, унсигез квадрат метр түгел?» – дип шаулаша башлаганнар иде, парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Закон проектын шул килеш кабул итә торыйк, өстәргә беркайчан да соң булмас», – дип, халыкны тынычландырды.

Үзебезнең законнарны федераль кысага кертүгә бәйле закон проектлары исә берьюлы каралды. Бүтән бәхәсле мәсьәләләр дә килеп чыкмады. Ә күңел нигәдер язгы кыбырсыну көткән иде. Хәер, яз башланырга гына тора бит әле.

Риман Гыйлемханов


Фикер өстәү