80 яшендә дә егетләр кебек: Татарстан табибы биеп шаккатырды

«Биемичә түзеп кара. Сездә дә мәдәният йортына биеп керәләрме? Татарстанның атказанган табибы – 80 яшькә җиткән Әхтәм абый менә шулай бии-бии керә».

Актаныш районы Иске Сәфәр авылы мәдәният йортының «ВКонтакте» челтәрендә менә шундый видеоязманы күргәч,  биючене тизрәк эзләп табарга булдык. Кем икән бу, табаннары ут чәчеп торган, яшь  йөрәкле биюче абзый?

Әхтәм абый Шәйхелмәрданов 79 яшькә кадәр ашыгыч ярдәм табибы булып эшләгән икән. Пенсиягә чыкканнан соң 19 ел! Соңгы вакытта Чаллыдан Түбән Камага барып, сырхауларга ярдәм кулы сузган. Әле китәргә исәбе булмаган, тик яше өлкәнәю генә  уңайсызландырган.

«Минем кебек 1943 елгы сугыш чоры балалары хәзер ашыгыч ярдәмдә юк бит инде», – ди ул, елмаеп. Ярты ел элек эшеннән китсә дә, табиб булудан туктамаган. Хәзер  гаиләсенең, якыннарының сәламәтлеген кайгырта.  Шул ук вакытта  «энә кадау»  белән дә шөгыльләнә. Невропатолог янына киңәш сорап килүчеләр дә бар.

Әхтәм Шәйхелмәрданов турындагы язма белән тулырак алдагы көннәрдә «ВТ» сайтында таныша аласыз.

Сәрия Мифтахова

 


Фикер өстәү