Санкт-Петербург тренеры: “Казанда Махсус Олимпиада ярышларын оештыручыларга бишле куям”

Кичә – 26 гыйнвар Махсус Олимпиада уеннары ярышларының соңгы көне иде. Бу көнне баскетбол, волейбол, флорбол, футзал, тау чаңгысы спорты, кыска чаңгыда йөгерү буенча, шулай ук йөзү, нәфис гимнастика, җиңел атлетика, өстәл теннисы, чаңгы ярышлары, шорт-трек буенча финал ярышлары үткәрелде.

Уеннар биш көн дәвам итте. Шушы вакыт эчендә ярышларда катнашучылар бик күп тәэсир алды, яңа дусларын тапты. Тренерлар Казанда ярышларның югары дәрәҗәдә оештырылуын мактап туя алмый. “Махсус Олимпиадаларда сигез елдан артыграк вакыт дәвамында катнашып киләбез. Казанда ярышлар искиткеч әйбәт оештырылган: кортлар күп, һәрбер кортта – өчәр судья. Биш баллы шкала буенча бишле билгесе куям”. – ди Санкт-Петербург тренеры Андрей Голубков.

Махсус Олимпиада ярышларында көч сынашучылар әйтүенчә, уеннарда көндәшлек бик зур булган. Ярышларның соңгы көнендә алар, ниһаять, җиңел сулап куйган. “Җиңел булмады. Һәр көн саен берничә сәгать буе бозда һәм җирдә күнегүләр ясадык. Бирегә көчле көндәшләр бик күп җыелган, җиңү өчен байтак көч түгәргә кирәк”, – ди Свердловск өлкәсе җыелма командасы әгъзасы, шорт-трек ярышларында катнашкан уналты яшьлек Альбина Козлова.

Уеннарда катнашучылар билгеләп үткәнчә, дүрт ярыш көне сизелмичә дә узып киткән. Хәзер инде аларның Казаннан китәсе дә килми. “Биредә миңа барысы да ошый. Ярышларда катнашуыма шатмын. Кичәге нәтиҗәмнән бераз күңелем төшкән иде төшүен, әмма бүген барысы да бик уңышлы килеп чыкты”, – дип шатлыгы белән уртаклашты йөгерү ярышларында катнашкан Мәрьям Яфарова.

Исегезгә төшерәбез: Махсус Олимпиада уеннары Казанда 22 гыйнварда башланды. Ярышлар 23-26 гыйнвар көннәрендә узды. Уеннар барлыгы 18 спорт төре (җәйге, шулай ук кышкы спорт төрләре) буенча үткәрелде. Россиядә оештырылган тәүге шундый чара булды бу.


Фикер өстәү