Киләчәк кем кулында?

Глобаль державалар үзләренең үсеш потенциалларын югалтып бара. Соңгы көннәрнең статистикасы һәм геосәясәт мәйданында барган вакыйгалар шундый нәтиҗә ясарга мөмкинлек бирә.

АКШта соңгы 39 елда банк депозитларыннан акчалар качуның рекордлы масштабы күзәтелә. ФРС моның киресен расларга, язгы банк кризисы төгәлләнде дигән фикер уздырырга теләсә дә, фактлар үҗәт рәвештә катастрофик үсеш сценариен күрсәтә. Банк депозитларында акча күләме 472 миллиард долларга кимегән. Американнар дәүләт әҗәтенең «түшәм»ен күтәрделәр күтәрүен, әмма аның процентларын түләп бару өчен генә дә елга 1 триллион долларга якын акча тотарга кирәк. Бу Россиянең федераль бюджетыннан өч тапкырга якын күбрәк. АКШның үз хәрби бюджетын 20 процентка узып китә.

Дөнья икътисадының төп моторы булып саналган Кытайда да эшләр шәптән түгел. Алар, нык үскән державалар эзеннән барып, базарларын банк кредитлары хисабына үстерделәр. Вәләкин соңгы көннәрдә куллану кредитлары бирү шулкадәр кимеде: белгечләр аны җимерелү дип бәяләде. Корпоратив облигацияләр күләме дә кискен түбәнәйде. Кулланучылар белән бизнес өметсезлек зонасына кереп бара дигән сүз бу. Әлегә дәүләт финанслары тармагы һәм банк секторы актив рәвештә бурычка акча җыя, әмма бу инде үсешне тәэмин итми. Дөнья базарларында да Кытай товарларына ихтыяҗ кими. Май аенда анда экспорт та, импорт та нык түбәнәйде. Экспорт – 7,5, импорт 4,5 процентка кимегән. Бу дөнья базарларында да, эчке базарда да куллану сүлпәнәя дигән нәтиҗәгә китерә.

Дөнья икътисадының хәле шәп түгеллеген без бу саннардан башка да нефть котировкаларына карап белә алабыз. ОПЕК+нең июнь башында җыелып, «кара алтын» чыгару күләмен киметү турындагы карары угеводород базарларына тәэсир ясамады диярлек. Баррель башта печтек кенә кыйммәтләнде, аннан янә арзаная башлады.

Көчәеп баручы кризис шартларында ике держава – Кытай һәм АКШ Якын Көнчыгыш өчен кискен көрәш алып баралар. Фарсы култыгының нефть державалары әлегә Кытай тарафына авыша. Дөнья сәясәтендә Иранның роле көчәя. Кытайлар булышлыгы белән гарәп илләренең фарсылар белән килешү юлына басулары американнар теләмәгән һәм көтмәгән адым булды. АКШ та сәхнә артында Иран белән сөйләшүләр алып бара. Тәһранның Көнбатыш банкларында бикләнгән акчаларын кайтарып бирергә туры килмәгәе. Израильнең Maariv басмасы: «Иранда табылган литий ятмалары төбәктәге көч балансын үзгәртәчәк һәм илгә тиңе булмаган геосәяси статус бирәчәк», – дип язды. Белгечләр киләчәктә нефть түгел, литий сәнәгате төп байлык чыганагы булачак дип саныйлар. Фарсыларның литий ятмалары дөньяда икенче урында тора. Тәһран, тавыш тизлеген 12 тапкыр узып китүче (кайбер чыганаклар 15 дигән сан күрсәтә) тиңсез гипертавыш ракетасын сынадык, дип тә шаулый. Бу фарсыларның Көнбатыш державалары өчен каты чикләвеккә әверелеп баруларын күрсәтә. Якын елларда көчләр балансын үзгәртүче бөек вакыйгалар көтелә. Кемнең түбән төшүен, кемнең өскә калкуын, Аллаһ теләсә, шул чакта күрербез.

                                               Рәшит Фәтхрахманов 

 

 

 


Фикер өстәү