«КАМАЗ» машинасын ток сугып, аны йөртүче үлгән

Кичә Чаллының Ремонт тыкрыгындагы 7нче йорт янында фаҗига булган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Беренчел мәгълүматлар буенча, «КАМАЗ» йөк машинасына көйләнгән манипулятор эш вакытында югары вольтлы чыбыкларга тигән. Машинаның 34 яшьлек йөртүчесе көчле ток сугудан урында ук үлгән.

Ике эшче вагоннар төягән булган. Ир-атларның берсе ток сугудан үлгән, икенчесенең сәламәтлегенә артык зыян килмәгән.

«Әлеге факт буенча тикшерү башланды, аның барышы һәм нәтиҗәләре шәһәр прокуратурасы күзәтчелегендә», – диде Галиев.


Фикер өстәү