Әлмәттә 19 яшьлек эшче, төзелеш эшләре башкарганда, 10нчы каттан егылып, һәлак булган. Бу хакта ТР прокурорының ГМЧ белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Бу хәл бүген көндез Совет урамында төзелә торган объектта булган. Егет биеклектән егылып, алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.