Татарстан урманнарында “Татарстанның чиста урманнары” акциясе узды

Кичә Татарстан урманнарында “Татарстанның чиста урманнары” акциясе узды. Әлеге чара 18 апрельдә старт алган иде. Ул 18 июньгә кадәр дәвам итәчәк. 

– Әлеге акция 2010 елдан бирле үткәрелә. Бу көннәрдә без урманчыларның ни белән шөгыльләнүен күрәбез. Алар агач утыртудан тыш, урманны җыештыру белән мәшгуль. Акциянең төп бурычы – яшь буында урманга сакчыл караш тәрбияләү, – ди Татарстанның Урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров. – 18 апрельдә бүгенгә кадәр Республика урманнарын җыештыруда 25 меңгә якын кеше катнашты, урманнан без 400 кубометрга якын көнкүреш чүп-чарын чыгарылды. Кая карама, шунда чүп оясы. Ә бит урманга зыян салучы тотылса, административ җәзага тартылачак.

Шәһәр яны урманчылыгының җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев өмәгә 400 дән артык кеше җыелды, ди.

– Без бүген чүпләрне аерып җыйдык. Урманнардан көнкүреш калдыклары, пластик, пыяла һәм шешәләр табабыз. Пыяла аеруча куркыныч, чөнки кояш нурлары астында ул янгынга китерергә мөмкин. Пластик йөзләгән ел таркала,– ди урманчы.

Матюшино участок урманчылыгының урманчысы Нурсил Гыйбадуллин искәрткәнчә, республикада 25 апрельдән янгынга каршы махсус режим гамәлдә, ул 15 майга кадәр дәвам итәчәк. Бу чорда урманнарда учак яндырырга һәм шашлык кыздырырга ярамый.

Бүгенге чарада чүп-чар гына җыеп калмадылар, өмәгә килгән республика халкы барлыгы 10 меңнән артык нарат һәм чыршы үсентеләре утыртты.

“Татарстанның чиста урманнары»акциясе башланганнан бирле урманнарда 229 кубометр коры-сары җыелган. Урман тармагы белгечләре тарафыннан 9 чишмә төзекләндерелгән, 160 аншлаг, мәгълүмат щитлары, ял итү урыннары төзекләндерелгән. Чираттагы өмә – 4 июньгә планлаштырылган.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү