Роза Мөҗипова: 41 агач башы җыйдык

14 май көнне Балтач халкында “41 агач башы” җыю гадәте бар. Әнә Норма авылында яшәүче Роза Мөҗипова бер капчык үлән җыеп алып кайткан.

– Бу – безнең әбиләрдән калган йола. Без аны ел саен тау башына барып жыябыз. 41 төрле агач башына үләне, агачы да, чәчәге дә керә. Каен, чыршы, юкә, артыш ботаклары, кычыткан, тузганак, шомырт… Нинди үлән очрый, шуны капчыкка тутырам. Аны нәкъ шушы көнгә туры китереп җыярга кирәк. Ырымы шундый, –ди ул.

Роза апа әйтүенчә, шушы үләннәрне җыеп, киптерәләр дә төнәтеп су әзерлиләр. Шуның белән мунчада коеналар икән. Балаларны юындырсаң була.

– Тәннәребезгә шифа, җаннарыбызга рухи азык бу. Сахраларда йөреп кайту үзе бер рәхәт. Ышанырга кирәк, күп нәрсә безнең рухи байлыгыбыздан тора. Ышансаң,сәламәтлеккә файдасы бар, – ди Роза Мөҗипова.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү