Рамзан Кадыйров, улына “Дуслык” орденын тапшырган өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдергән

Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, улына “Дуслык” орденын тапшырган өчен, Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдергән. Республика җитәкчесе бу хакта үзенең телеграм-каналында хәбәр иткән.

“Ул милләтара тынычлык-татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән өчен Татарстан Республикасы Башлыгы Указы нигезендә югары бүләккә лаек булды. Кадыйровлар гаиләсе вәкиленә “Дуслык” ордены тапшырган өчен Рөстәм Нургали улына рәхмәтлемен. Уртак Ватаныбыз хакына һәм аның күп милләтле җәмгыяте хакына хезмәт итү – безнең өчен зур дәрәҗә”, – дигән Чечня җитәкчесе.
Аның әйтүенчә, Рөстәм Миңнеханов Чечня Республикасына карата – аерым җылы мөнәсәбәттә: уңай үзгәрешләрне җентекләп күзәтә, төрле мәсьәләләрне хәл кылуда ярдәм тәкъдим итә, киңәшләре белән уртаклаша.
“Аның игътибарын югары бәялим”, – дигән Рамзан Кадыйров һәм ике төбәкнең үзара хезмәттәшлегенең өстәмә мөмкинлекләр ачачагына, уртак планнарны тормышка ашыруда уңай йогынты ясаячагына ышаныч белдергән.
Алдагы көнне Татарстан Рәисе Чечнягә эшлекле сәфәр кылган. Ике төбәк җитәкчесе көн кадагына сугучы кайбер мәсьәләләрне караган, планнары белән уртаклашкан. Рөстәм Миңнеханов Адәм Кадыйровны “Дуслык” ордены белән шәхсән үзе бүләкләгән.


Фикер өстәү