Фәрит Мөхәммәтшин гражданнарны кабул итте

Бүген Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.

Дәүләт Советы Рәисенә сәламәтлек мөмкинлекләре чикле гаиләләр өчен инклюзив үзәк җитәкчесе Дәлия Гайнанова мөрәҗәгать итте. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен Дәүләт хезмәтләре порталында виртуаль маршрут булдыру буенча документлар әзерләүдә ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.  Әлеге үтенеч белән Дәлия Гайнанова узган елның маенда парламент җитәкчесенә мөрәҗәгать иткән булган. «Хәзерге вакытта мондый маршрут булдыру буенча документлар инде җыелган һәм профильле федераль ведомстволарда карала, – дип белдерде үзәк җитәкчесе, – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар тәрбияләүче ата-аналар өчен дәүләт хезмәтләре порталында балалар белән эшләүгә, реабилитация үзәкләренең адресларына кагылышлы барлык мәгълүмат бердәм категориядә тупланачак».

Дәлия Гайнанова шулай ук Фәрит Мөхәммәтшинны Казандагы үзәккә килергә, аның эше һәм сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар өчен кием тегү хезмәтенең оештырылуы белән танышырга чакырды.

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисенә ТР халык артисты Зөһрә Сәхәбиева мөрәҗәгать итте. Ул Фәрит Мөхәммәтшинга үзенең тормыш иптәше, күренекле татар опера җырчысы Хәйдәр Бигичев турында китап бүләк итте.

КФУНның Җәмәгатьчелек белән элемтә һәм гамәли политология кафедрасы доценты Эльмира Зыятдинова Казан университетының журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәпләре студентлары өчен Дәүләт Советына экскурсия оештыруны сорап мөрәҗәгать итте. Укытучы әйтүенчә, кафедра студентларына парламентның Матбугат хезмәте эш тәҗрибәсе, республика һәм федераль ММЧ вәкилләре, шулай ук төбәк ведомстволарының матбугат хезмәтләре белән хезмәттәшлек кызыклы. Фәрит Мөхәммәтшин парламент эше белән кызыксынуы өчен рәхмәт белдерде, тиешле бүлеккә экскурсияне оештыруда ярдәм күрсәтергә кушты.


Фикер өстәү