Рөстәм Миңнеханов: “Киләчәк Уеннары» спортчылар һәм тамашачылар өчен бәйрәм булачак»

Бүген Татарстан Рәисе Мәскәүгә эшлекле сәфәре кысасында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко белән очрашты. 

Очрашу барышында алар “Киләчәк уеннары” Халыкара мультиспорт турнирына әзерләнү буенча фикер алышканнар. Уеннар 2024 елның 21 февраленнән 3 мартка кадәр Казанда узачак.

“Президент Владимир Путин Указы нигезендә үткәрелүче турнир дөнья күләмендә кибер һәм физик спортны үз эченә алган тәүге зур вакыйгага әйләнәчәк. Казан “Киләчәк уеннары”н үткәрергә әзер: Татарстан башкаласында шундый 10 ярыш уздырылды инде. Тест уеннарында 48 илдән 178 команда һәм 1200 кеше катнашты. 27 илдән 60тан артыграк кеше “Күзәтүче” программасы буенча катнашты. Тамашачыларның уеннар белән кызыксынуын аерым билгеләп үтәсем килә. Барлык цифрлы платформаларда 105 миллионнан артык карау теркәлгән, – дигән Россия Хөкүмәте вице-премьеры.
Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, “Киләчәк уеннары”на әзерләнү эшләре расланган план нигезендә алып барыла. 2023 елда төрле спорт объектларында 8 тест ярышы уздырылган. Аерым алганда, 2-23 октябрьдә фиджитал-баскетбол, фиджитал-футбол, фиджитал тактик көрәш, фиджитал MOBA кебек спорт төрләре буенча ярышлар үткәрелгән.

“2024 елда “Киләчәк уеннары”ның спортчылар һәм тамашачылар күңеленә спорт, югары технологияләр өлкәсендә әһәмиятле вакыйга булып кына түгел, бәлки бәйрәм буларак кереп калсын өчен мөмкин булганның барысын да эшләячәкбез”, – дип ышандырган Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү