1 ноябрьдән кемнәрнең пенсиясе артачагын әйткәннәр

Кемнәрдер пенсияне күбрәк ала башлаячак.

Ноябрьдан кайберәүләр пенсиясе арта. Иң элек күптән түгел 80 яшькә җитүчеләр саллы гына өстәмә ала башлаячак: пенсияләренең төп өлеше (7567,34 сум) ике тапкыр артып, 15 123,66 сумга җитәчәк, дип яза “Прайм” агентлыгы.

Шулай ук элекке очучылар һәм ташкүмер сәнәгате хезмәткәрләрен дә өстәмә көтә. Аның күләме элекке эш урынындагы уртача керемнәренә һәм оешмаларының Социаль фондка күпме взнос кертүләренә бәйле. Узган елларда шахтерларга өстәмә күләме 3,5 меңнән 5,5 мең сумга кадәр тәшкил иткән.
Моннан тыш “төньяк стажына” ия булучылар пенсиясенең төп өлешен, территориягә карап, 30-50 процентка арттырырга мөмкиннәр.


Фикер өстәү