2024 нче елда Казанда фиджитал-спорт «Киләчәк уеннары» халыкара турниры узачак

Киләсе елның 23 февраленнән 2 мартка кадәр Казанда фиджитал-спорт (гадәти һәм виртуаль спортны үз эченә ала: әйтик, гадәти футбол һәм киберфутбол)  буенча «Киләчәк уеннары» халыкара турниры узачак.

Россия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко әйтүенчә, ярышларга әзерләнүгә 5 миллиард сум акча юлланырга тиеш. Хөкүмәт Россия Президенты Указы белән быел – 1,8 миллиард сум һәм 2024 елда  3,5 миллиард сум чамасы акча бирәчәк. Уеннарның оештыру комитеты булдырылган да инде. Ул ярышларда катнашучыларны урнаштыру, тукландыру, аларга медицина, транспорт хезмәте күрсәтү, иминлекләрен кайгырту, волонтерлар эше белән шөгыльләнәчәк.

Ярышларда төрле илләрдән 256 команда – барлыгы 2 меңнән артыграк кеше катнашачак. Программасына 16 технологик спорт төре кертелгән. Спортчылар виртуаль киңлектә һәм чынбарлыктагы спорт мәйданчыкларында ярышачак. «Киләчәк уеннары»н үткәрү турында 100дән артыграк дустанә илгә хәбәр җибәрелгән. 29ы үзенең кызыксынуын раслаган.

Уеннарны Казанда уздыру идеясе 2021 елда – Россия спортчылары халыкара ярышлардан читләштерелгәнче пәйда булган. Илебезнең Team Spirit киберспорт оешмасы  (тренеры – Казан егете Айрат Газиев) Румыниядә дөнья чемпионатында җиңгәннән соң республика җитәкчелегендә халыкара турнирны оештыру нияте тагын да көчәйгән.


Фикер өстәү