Россиядә машина йөртүчеләрне исерткеч эчемлек куллануга тикшерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә

1 марттан Россиядә машина йөртүчеләрне исерткеч эчемлек куллануга тикшерүнең яңа кагыйдәләре үз көченә керә. Аерым алганда, хәзер мондый тикшерүләрне ике шаһит булганда гына түгел, видеотеркәү ярдәмендә дә үткәрергә мөмкин.

Әлегә кадәр «тимер ат» ияләрен хәмергә тикшерүнең 2008 елда гамәлгә кергән кагыйдәләре гамәлдә иде. Яз башыннан үз көченә керүче яңа документ бу өлкәгә берничә яңалык кертә. Машина йөртүченең авызыннан исерткеч эчемлек исе килсә, үз-үзен тотышында, сөйләмендә хилафлыклар сизелсә, бу аны тикшерү өчен нигез булырга мөмкин. Бу очракта инспектор иң элек әлеге җиһазның келәймәсе төзек икәнлекне күрсәтергә тиеш. Машина йөртүче аннан алкотестерның техник документларын да сорарга хокуклы. Мартның беренче көненнән үз көченә кергән үзгәрешләр нигезендә инспекторга моны эшләү мәҗбүри булмаячак. «Тимер ат» иясенә алкотестер турындагы тулы мәгълүматны Үлчәүләр берлеген тәэмин итү буенча федераль мәгълүмат фонды аша үзенә табарга туры киләчәк.

Билгеле булганча, машина йөртүчене алкотестер ярдәмендә тикшерү ике шаһит катнашында башкарыла. Әмма яңа үзгәрешләр нигезендә, инспектор бу эшне видеотеркәгеч ярдәмендә яздырып барса, аларның ярдәме таләп ителмәячәк. Дөрес, машина йөртүчеләрне көпшәгә өрдереп тикшерүне видеоязмага теркәп бару мөмкинлеге Административ хокук бозулар турында Россия кодексында да теркәлгән. Әмма гамәлдә ул сирәк кулланылды. Яңа кагыйдәләр нигезендә бу мөмкинлекне дә популярлаштырырга җыеналар.

Автомобиль ияләре федерациясенең Татарстандагы вәкиле Рамил Хәйруллин машина йөртүчеләрне алкотестер ярдәмендә тикшерүне видеога теркәп бару мөмкинлеген күпкә нәтиҗәлерәк алым дип саный.

– Ахырдан бу видеоязманы машина йөртүченең үзенә дә тапшырырга кирәк. Ул ике арада бәхәс туган очракта бик яхшы дәлил дә булачак. Шаһитлар урында күп нәрсәне күреп, аңлап та бетермәгән булырга мөмкин бит. Видеоязмада барысы да минуты-секундына кадәр теркәлгән булачак, – ди белгеч.

 

Россия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына караганда, исерек машина йөртүчеләр катнашындагы иң күп юл фаҗигаләре май аенда, җәй көне, шимбә-якшәмбе һәм бәйрәм көннәрендә теркәлә. Юл һәлакәтләренең күбесе кичке сәгать биш белән төнге сәгать унике арасында килеп чыга, ди белгечләр. Исерек килеш рульгә утыручыларның 94 процентын ир-атлар тәшкил итә.

Динә Гыйлаҗиева

Фото: news.myseldon.com


Фикер өстәү