Дмитрий Чернышенко “Киләчәк уеннары” турнирына әзерлек белән танышты

Бүген Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко рәислегендә “Киләчәк уеннары” халыкара мультиспорт турнирына әзерләнү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты утырышы уздырылган. Чара йомгаклары буенча ярышларның спорт программасы, шулай ук аларны үткәрү өчен объектлар исемлеге расланган.

Вице-премьер билгеләп үткәнчә, 2024 елның февралендә тарихта тәүге тапкыр уздырылачак чара дөньяга Россиянең технологик һәм спорттагы мөстәкыйльлеген күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк.

“Президент Владимир Путин шундый бурыч куйды: яшьләрне яңа инновацион спорт төрләренә күбрәк җәлеп итү, Россиянең кыйммәтләренә, илебезнең технологияләренә этәргеч бирү. Ярышларда катнашучыларны сайлап алу төгәлләнеп килә, мактаулы кунакларны чакыру кампаниясе дәвам итә, ярышларны ачу тантанасы әзерләнелә. “Киләчәк уеннары”ның бөтен дөньяга Россиянең әйдәп баручы технологик һәм спорт державасы булып торуын күрсәтүенә ышанам”, – дип билгеләп үткән Дмитрий Чернышенко.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, республикада барлык хезмәтләр һәм ведомстволарның уеннарны үткәрүгә әзер булуын әйткән. “Татарстан бөтен дөньяга халыкара спорт ярышларына югары дәрәҗәдә әзерләнә алуын күп тапкырлар күрсәтте инде. Тарихта беренче тапкыр буларак, Казанда “Киләчәк уеннары”ын тиешле югарылыкта үткәрү өчен бөтен тырышлыкны куячагыбызга ышандырам”, – дигән ул.

Исегезгә төшерәбез: “Киләчәк уеннары” Казанда 21 февральдән 3 мартка кадәр уздырылачак.


Фикер өстәү