Олимпия чемпионы Алинә Заһитова “Елның татар хатын-кызы” номинациясендә җиңгән

Бу җиңүенә Казанда фигуралы шуу мәктәбе проекты ярдәм иткән.

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова “Татары года. Народный выбор” һәм “Татарка года” номинацияләрендә җиңгән. Бу хакта “КП-Казань” Алинәнең социаль челтәрләрдәге хәбәренә таянып яза.

21 яшьлек спортчыга беренче урынны Казандагы фигуралы шуу мәктәбе проекты китергән. Җиңүчеләр “Миллиард татар” бөтенхалык тавыш бирү йомгаклары буенча билгеләнгән.
Исегезгә төшерәбез: Алинә Заһитова 2018 елда Көньяк Кореянең Пхенчхан шәһәрендә Олимпия уеннарында җиңү яулады. Ул шулай ук – дөнья һәм Европа чемпионы.
Атаклы спортчы Казандагы мәктәбе өчен бик күп үзенчәлекле хикмәтләр әзерләгән.

 

 


Фикер өстәү