Архив документлары ярдәмендә патриотлар тәрбияләргә җыеналар

Архив документлары аша яшь буында туган як тарихына кызыксыну уятып буламы? Ватан патриотларын үстерү өчен республикада нинди мөмкинлекләр бар? Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова «Татмедиа»  агентлыгында узган матбугат очрашуында әнә шулар хакында сөйләде.             

Куллан гына!   

– Архивларда сакланган материаллар патриотик тәрбия бирүдә бик зур роль уйный. Безнең илгә тышкы тискәре йогынты көннән-көн көчәя бара. Беребез дә, бигрәк тә без, тарихи мирасны саклаучылар, читтә калырга тиеш түгел, – дип башлады сүзен Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренә караганда, бүген мәгълүматның төп һәм иң бай чыганагы – архив документлары.

–  Бүген без, беркайчан да булмаганча, бердәм булырга һәм туган илебезнең тарихын бозуга омтылышларны туктатырга тиешбез. Патриотлар үстерү өчен бездә кирәкле бар нәрсә дә бар. Республиканың Архив фонды документларга бик бай, аны өйрәнү өчен мөмкинлекләр җитәрлек, – диде комитет рәисе.

Республика архив документларын саклап кына калмый, яңалары белән дә тулыландыра. Әйтик, узган ел архив хезмәте танылган режиссер Радик Кудаяровтан Россия Герое Миңлегали Шәйморатов турында «Генерал» документаль фильмын һәм геройның документлар күчермәсен бүләк итеп алган.

Хәтер ничек саклана?

Патриотик тәрбия бирүнең нәтиҗәле ысулларының берсе – күргәзмәләр. Дәүләт архивы махсус хәрби операциядә катнашкан республика геройларының шәхси документлар коллекциясен булдыру буенча киң эш җәелдергән. Бүген барлыгы 200дән артык документ җыелган һәм эшкәртелгән.

Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, геройларның документлары барлык район архивларында бар. Бу юнәлештә Актаныш, Лениногорск, Лаеш, Чистай районнары аеруча актив эшли. Архивка хатлар, истәлекләр, бәяләмәләр, туу турында таныклыклар, белешмәләр, фотосурәтләр, рәсемнәр тапшыралар. Алар күргәзмәләрдә һәм чараларда кулланылачак.

– 100гә якын кешедә булдык. Бу темага Мәскәүдә һәм берничә республика районнарында күргәзмәләр үткәрдек. Безнең бурыч – геройларыбыз турында истәлекне саклау һәм киләчәк буыннарга тапшыру. Геройларның документлары – Ватаныбызга мәхәббәт һәм тугрылык үрнәге, – дип сөйләде комитет җитәкчесе.

Ясалма интеллект шәҗәрә ясый?!

Гөлнара Габдрахманова комитет тарафыннан тормышка ашырыла торган башка проектларга да тукталды. Архив документларын балалар өчен мультфильмнар һәм ребуслар ясау өчен куллану безне аеруча кызыксындырды. Иң нәни тамашачыларны әнә шулай җәлеп итәләр икән. «Истәлек» проекты кысасында Татарстан гербы һәм флагы турында анимацион сериал эшләгәннәр. Әлегә аның 7 сериясе чыккан.

–  Җитди нәрсәләр турында да бик аңлаешлы һәм кызык итеп сөйләргә була. Балалар безнең төп символларыбызны белеп үсәргә тиеш, – диде җитәкче.

Комитет рәисе киләчәккә планнар белән дә уртаклашты. 2027 елда Татарстанда һәркем үзенең шәҗәрәсен төзи ала торган интернет-портал барлыкка киләчәк. Ул «Ядкәр» проекты кысасында гамәлгә ашырыла.

– IT компания белән төзегән платформага метрик китаплар, ревизия кенәгәләре, халык санын алу мәгълүматларын кертәбез. Ясалма интеллект шәҗәрә ясарга ярдәм итә. Әлегә без авыллар буенча эш алып барабыз. Вакыт узуга Дәүләт хезмәтләре порталы аша бу системага бөтенләй бушлай керү мөмкинлеген ачачакбыз. Моны 2027 елда эшләп бетерербез дип уйлыйм, – дип сөйләде Гөлнара Габдрахманова.

Аның сүзләренә караганда, проект 93 авылны үз эченә алган, хәзер тагын дүрт авылда эш бара. 150 йортлы җирлек өчен нәсел шәҗәрәсен төзергә дүрт атна чамасы вакыт китә.

 


Фикер өстәү