Ишегалдын тәртиптә тотучы 76 яшьлек апага рәхмәтле кешеләр 13 нче хезмәт хакы түләгән

10 минут эчендә 11 мең сум акча җыелган (!) Чаллының 39/11 йортында яшәүчеләр үз ишегалдын тәртиптә тотучы 76 яшьлек Вера Панюшенкога ел ахырында 13 нче хезмәт хакы түләгән. Ун елдан артык шушы хезмәтне башкарган ханымны чаллылылар әнә шулай сөендергән.

Вера Панюшенко заманасында КАМАЗ һәм башка оешмаларда инженер-проектлаучы булып эшләгән. Пенсиягә чыккач, өйдә тик ятмыйм дип, урам себерүче булып урнашкан. Инде монысына да дистә елдан артык вакыт үткән. Яңа елдан эшкә башка чыкмаска булган.

– Болай ук зурларлар дип көтмәгән идем. Сөендергәннәре өчен барысына да рәхмәт! Хезмәтеңне бәяләүләре бик күңелле, – ди Вера Панюшенко. – Җыештыручы булырга һәркем батырчылык итми. Пычрак, чүп җыю бер дә рәхәт түгел.  Иң авыры кыш көне кар көрәү, җәен таулы җирләрдәге үләнне чабу. Шулай да хезмәтемне яратып башкардым. Барысын да тәртиптә тоттым. Чиста булгач, рәхәт бит.

Автокаладагы «39 комплекс» җирле үзидарә җәмгыяте (ТОС) рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова белән дә элемтәгә кердек.

– Вера Панюшенконы икенче тапкыр лаеклы ялга озаттык. 31 декабрь көнне ул әлеге йорт өчен җаваплы булган Тәнзилә Бәшировага: «Җитәр, эштән китәм», – дигән. Хезмәтен лаеклы итеп башкарган җыештыручыны болай гына җибәреп булмый бит инде. «Ватсап» төркеменә: «Җыештыручыбыз китә, нинди тәкъдимнәрегез бар?» – дип язган. Ярты сәгать тә үтмәгән, 13 мең сумнан артык акча җыелган. Җыештыручыга хөрмәт бит бу, – ди Мәдинә ханым.

Мәдинә Мөхәммәтҗанова урам себерүчеләрнең эшләре авыр булуын яшерми. Иртәнге сәгать 5тән аларның кулында – көрәк, чүпрәк.

– Кар яуганда, ял бөтенләй дә тими. Чүп камерасына кереп чыгу – үзе бер стресс. Мин үзем шунда кереп чыгуга, юынып, тизрәк өсне алыштырам. Анда казыну өчен түземлек кирәк. Өмәләрдә яфракларны бөртекләп җыялар. Айга ике мәртәбә биш катлы йортның диварларын, идәннәрен яхшылап юарга кирәк. Хезмәт хаклары да күп түгел. Ә 13 мең сум премия – үзе бер пенсия дигән сүз.

Мәдинә Мөхәммәтҗанова әйтүенчә, Чаллы халкы җыештыручыларны сөендереп тора шулай. Моңа кадәр Рафил Габидуллинның туган көне – 61 яшь тулу белән котлап, спорт костюмы һәм эш кораллары бүләк иткән. Бер җыештыручыга бүләккә хәтта кардан чистарту техникасына кадәр алып биргәннәр. Башкалардан да җыештыручыларга карата  шундый хөрмәт көтеп калалар.

 


Фикер өстәү