Бернәрсә дә үзгәрмәячәк: Дәүләт архивы күченүгә кагылышлы сорауларга ачыклык керттеләр

Татарстан Дәүләт архивы күченә. Әлеге хәбәр татар җәмәгатьчелеген кузгатып җибәрде. Архивны Казан шәһәрендә калдыруны сорап, Татарстан Президенты исеменә хат та юлладылар. Министрлар Кабинетында узган очрашуда әлеге мәсьәләгә кагылышлы барлык сорауларга Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова һәм Татарстан дәүләт архивы директоры Илдар Шәфыйков ачыклык кертте.

Росреестрның кәгазь документларын саклау өчен махсуслашкан биналар төзү карары моннан берничә ел ук кабул ителгән булган. Татарстанда яңа бинага урын Казан читендәге Столбище бистәсе тирәсеннән сайланган. Яңа бинаның мөһимлеге һәм андагы мөмкинлекләр хакында Гөлнара Габдрахманова болай аңлатты:

– Әлеге вакытка кадәр дәүләт архивы карамагында биш бина бар иде. Аның Кремль урамындагысы авария хәлендә. Ә Себер тракты (аудиовизуаль документлар) һәм 8 Март урамындагы архивлар 120–150 процентка тулы. Аңлашылганча, безгә яңа бина бик кирәк иде. Архивларның каладан читтә урнашуы да яңалык түгел. Мисалга Самара, Красногорскидагы федераль архивларны китерергә була. Ә яңа бина безгә архив шәһәрчеге булдыру мөмкинлеген бирә. Аның тирә-ягындагы мәйданы да, үзенең гомуми мәйданы да (23 697,2 кв. м) зур. Чагыштыру өчен: безнең барлык биш бинаның мәйданы 16 мең квадрат метрны тәшкил итә иде. Яңа мөмкинлекләргә килгәндә, безнең беренчел кабул итү һәм эшкәртү; генеология һәм документларны санлы форматка күчерү үзәкләре барлыкка киләчәк. Яңа бинага «Гасырлар авазы» журналы да күченә. Биредә конференция залы, күргәзмәләр мәйданы, туклану урыны да булачак.

Иң төп сорауларның берсе: 8 Март урамындагы бина кемнең вәкаләтенә күчәчәк? Аңа да ачыклык кертелде. Әлеге бина Казанның муниципаль архивы идарәсенә тапшырылачак. Халыкка уңайлы булсын өчен, гражданнарны кабул итү дә шушында калачак. Халыкның сораулары автомат рәвештә бердәм архив мәгълүмат системасына кертеләчәк. Шулай ук сорауларны Татарстанның «Дәүләт хезмәтләре» порталы яки күпфункцияле үзәкләр аша да юллап булачак. Ә инде уку заллары элеккечә үк, 8 Март урамында урнашкан бинада да, Декабристлар урамындагы 4 нче йортта урнашкан бинада да эшләячәк. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, халык өчен архив эшчәнлегендә бернәрсә дә үзгәрмәячәк.

Архивка күбрәк нинди сораулар буенча мөрәҗәгать итәләр соң? Белгечләр әйтүенчә, халыкны генеалогия, туган як тарихы, архитектура, шулай ук оешма тарихлары кызыксындыра. Сәяси репрессия, кулаклаштыру вакыйгалары, дин тарихы белән кызыксынучылар да шактый. Шулай да, генеалогиягә кагылышлы документлар, болар – метрика, ревизия кенәгәләре – әйләнештә иң күп йөргәннәре. Шуңа күрә алар санлы рәвешкә күчерелгән дә инде. Ә иң аз соралган документлар партия, комсомол документлары икән.

Күченүгә бәйле киңәшмә булгач, архивтагы документлар саны турында сорау да бирелде. Татарстанда 6 миллион берәмлек документ саклана, шуларның 23е уникаль, алар арасыннан сигезе Россия архивының уникаль документлары исемлегенә кертелгән. Иң кыйммәтле документ XII гасырга карый. Әлеге документны саклау һәм күчерү бик четерекле, шуңа күрә ул әлегә элеккеге урында саклана.

Дәүләт архивының яңа бинасына күченү исә берничә этаптан торачак. Аның беренчесе 5 ноябрьдә башланган да инде. Әйтүләренчә, ул 10 декабрьдә төгәлләнер дип планлаштырыла. Икенче этап яңа бинада өстәмә җиһазлар урнаштырылгач башланачак. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, 34 көн эчендә документлар тутырылган 324 509 тартманы яңа урынга алып барып урнаштырырга кирәк.

Яңа бинага эшчеләр һәм архив белән кызыксынучылар ничек барып җитәчәк? Әлеге сорауга Гөлнара Габдрахманова: «Хезмәткәрләрне яңа эш урынына алып бару һәм кайтару өчен ике махсус автобус ялланды. Хәзерге вакытта Столбище тирәсендә автобус, шулай ук электропоезд өчен яңа тукталыш булдыру мәсьәләсе дә өйрәнелә», – дип җавап бирде.

Илдар Шәфыйков архивның яңа проектлары белән таныштырды. Аның берсе – «Ядкәр» генеалогия порталы. Әлеге порталда архив документларындагы 111 718 560 язма эшкәртелгәннән соң, Татарстанда яшәгән һәр кеше үзенең шәҗәрәсен өеннән чыкмыйча да төзи алачак. Билгеле, әби-бабалары Татарстан территориясендә яшәгән очракта. Әлегә 40 000 язма эшкәртелгән.

Сүз уңаеннан, Гөлнара Габдрахманова Татарстан Президенты исеменә язылган хат уңаеннан да үз фикерен белдерде:

– Архив хезмәткәрләре җентекләп өйрәнергә яраталар. Шуңа күрә без бу хатны да җентекләп өйрәндек. Шуннан чыгып түбәндәге фикерләр белән бүлешәбез. Хат язган кешеләрдән 120се – 1986 елдан алып бүгенгә кадәрге вакыт аралыгында бер тапкыр булган. Башкалары бер тапкыр да килеп карамаган. Архивта эшли дип әйтеп була торганнары – 52.

Бу саннар төрлечә хафага сала, билгеле…

Гөлинә Гыймадова


Фикер өстәү