Архивта ниләр саклана?

Мәгълүмат чаралары соңгы арада һава торышы, табигать кыланмышлары турында күп язды. Шул рәвешле рухи, интеллектуаль мирас турында яңалыклар күләгәдә кала башлады. Болай булырга тиеш түгел, дип, Татарстанның Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова журналистларны шул хакта сөйләшер өчен җыйды.

– Архив дигәч тә, күз алдына, бүлмәләреннән чыкмыйча, кә­газь­гә күмелеп, аларны саклап, бикләнеп утыручылар киләдер. Хәзер алай түгел инде. Архивлар ачык, – дип сүз башлады Гөлнара Габдрахманова.
ТАССРның 100 еллык юбилеена әзерләнү уңаеннан, Дәүләт архивы федераль, төбәк һәм чит ил архивларыннан Татарстанга бәй­ле документларны кайтару эшен алып бара. Бу хакта Дәүләт архи­вының фәнни тикшеренүләр һәм басмалар буенча директор урынбасары сөйләде.
– Татарстан архивчыларының максаты – безнең тарихи мирасыбызны эзләү, табу һәм аны киң җәмәгатьчелеккә чыгару, – диде ул. – 2019 елның башыннан без­нең архив белгечләре 8 федераль һәм 3 төбәк архив оешмаларына командировкага чыкты. Тарихи яктан кыйммәтле саналган доку­ментларның күчермәсе алыначак. Бүген Татарстан тарихына бәйле меңнән артык архив эше һәм документ ачыкланды. Алар арасында мөселман эшләре буенча комиссариат оештыру турында 1918 елгы Халык Комиссарлары Советы Декреты, Казан губерна башкарма комитеты рәисенең җирле делегацияне кабул итү үтенече белән Владимир Ленинга язган хаты кебек тарихи ядкарьләр бар.
Башкортстан Милли архивы белән Татарстан Дәүләт архивы хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә, Ш­и­һабетдин Мәрҗанинең тормышы һәм эшчәнлегенә бәйле доку­мент­ларның күчермәләре килгән. Болар нигезендә шактый кызык­лы фактлар ачылган.

– Без, күренекле имам вафат булганнан соң, мөлкәтен аның варислары белән танылган дин белгече Галимҗан Баруди бүлешкән­леге турында кызыклы факт ачык­ладык, – диде Илдар Шәфыйков.
Эзләнүләр күрше республика белән генә чикләнми. Татарстанга бәйле архив материаллары башка җирләрдә дә табыла. Тө­мән һәм Тубыл өлкәләре архивларына эш сәфәре барышында, архив хезмәткәрләре мөсел­ман метрикәләренә тап булган. Әмма гарәп графикасын укый ала торган белгечләр булмау сәбәпле, күп кенә архив мөрәҗәгатьләрен үти алмыйлар икән. Гарәп графикасында язылган документларны укый алмау проблемасы Мари Иле республикасы, Свердловск өлкәсе һәм Пермь краена да кагыла.

Төркия Президенты хакимияте каршындагы дәүләт архивлары идарәсе белән берлектә Татарстан тарихы турында илледән артык документ ачыкланган. Күп­челек документлар, күчермә­ләрне алу, өйрәнү һәм бастыру өчен, Татарстан Дәүләт архивына тапшырылган. “Төркиядән алынган документларга карасаң, алар­ның безнең республикадагы хәл­ләр белән һәрдаим танышып, кызыксынып торуларын күрергә мөмкин”, – дип искәртте Илдар Шәфыйков.

Хәзер кәгазьгә язылган белән генә берәүне дә гаҗәпләндереп булмый. Шуңа да булган документларны цифрлаштырып, ачык кулланышка кертергә кирәк.
– Бердәм мәгълүмати-эзләү сис­темасы кертелде. Ул архив фондларында булган документларны эзләүне бермә-бер җиңе­ләйтә. Системага цифрлаштырыл­ган документлар куела, – диде Татарстан аудио-визуаль документларны саклау архивы җитәкчесе урынбасары Сергей Горохов. Сис­темада бер сүзне генә язып та, кирәкле документны табарга мөм­кин. Аудио-визуаль материалларны да цифрлаштыру һәм гомуми кулланышка кертү эше дә башкарылып килә. Әлегә архив материалларының күпмесе бу этапны узганны әйтмәделәр.

Татарстан Дәүләт архивы җи­тәкчесе Алмаз Ибраһимов электрон уку залы эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, бу сис­тема ярдәмендә өйдән чыкмыйча да архив документлары белән танышырга була. “Моңа ихтыяҗ зур. Шуңа күрә электрон уку залында да кешеләр күп булыр дип уйлыйбыз”, – диде Алмаз Ибра­һимов. Бердәм архив мәгъ­лүматы системасы эшчәнлеге дә килә­чәктә Пенсия фондлары бе­лән эшләргә уйлый. Шул рә­вешле, пенсия яшендәгеләргә, белешмә алу өчен, архивларга барып йөрү кирәк тә булмаячак. Архив Та­тарс­танның дүрт югары уку йорты һәм бер көллияте белән дә хезмәттәшлек итә. Шулай итеп, үзләренә кадрлар әзерлиләр. Сту­дентлар, практика узып, архив эше белән таныша һәм, бәлки, киләчәктә архивка эшкә дә урнаша ала.
Тарих туплауда гаиләләр дә ярдәм итә ала. Гөлнара Габдрахманова сүзләренчә, теләгән ке­ше­ләр гаилә архивларын да курыкмыйча аларга тапшыра ала. Шуңа багышлап, акция оештырырга ниятлиләр.


Фикер өстәү