Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Россия Герое Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Лениногорскида Украинадагы махсус операциядә һәлак булган танкист, Россия Герое Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды. Бу хакта Президентның матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

Россия Президенты карары белән «хәрби бурыч үтәгәндә күрсәткән кыюлыклары һәм батырлыклары өчен» өлкән лейтенант Дамир Исламов җитәкчелегендәге Т-72Б1 танкы экипажы әгъзаларына Россия Геройлары исеме бирелде.

Дамир Нәзир улы Исламов Лениногорскидагы 6 нчы мәктәптә укыган, соңыннан Кызыл Байраклы Казан югары танк команда училищесында укый. Аны 2018 елда тәмамлый һәм контракт нигезендә хәрби хезмәт уза.

Россия Саклану министрлыгы мәгълүматларына караганда, Исламов җитәкчелек иткән танк экипажы бронетөркем составында Северодонецк районында Золотое шәһәрендә Украинаның укрепрайонына һөҗүм итә. Россия хәрбиләре мәгълүматларына караганда, Т-72 танк экипажы «Украина хәрби көчләренең биш танкы белән көрәшә һәм дүрт танкны сафтан чыгара». Әмма алга таба һөҗүм иткәндә, танк утка тотыла, экипаж һәлак була.

Дамир Исламов истәлегенә Казандагы бер йортта мурал ясадылар. Якын арада һәлак булган хәрбинең бюстын Танк училищесының Дан аллеясында һәм аның туган шәһәре Лениногорскида урнаштыру планлаштырыла.

 


Фикер өстәү