Россиядә Дамир Исламов исемендәге танк батальоны барлыкка киләчәк

Илебездә Россия Герое Дамир Исламов исемендәге танк батальонын оештыру планлаштырыла. Дамир Лениногорскида туып үскән.

Казан танк училищесын тәмамлаган егет быел март аенда Россия Герое исемен алган. 25 яшьлек өлкән лейтенант 7 мартта Украинада махсус хәрби операция барышында каһарманнарча һәлак булган. Аның җитәкчелегендәге танк экипажы дошманның дүрт танкын юк иткән. Соңыннан Исламовның танкы да ут эчендә калып, егетләрнең барысы да һәлак булган.

Дамир Исламов исемендәге танк батальоны булдыру турында мөрәҗәгать Россия Оборона министрлыгына һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка җибәрелгән.

Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган Дамир Исламовның әнисе: «Мин һәрвакыт үземнең улым белән горурландым»


Фикер өстәү