Рөстәм Миңнеханов Украинада һәлак булган Дамир Исламов гаиләсе белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Украинада махсус хәрби операция барышында һәлак булучы Дамир Исламовның гаиләсе белән очрашты. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рустам Минниханов встретился с семьей погибшего на Украине Героя России

Россия Герое гаиләсе Лениногорскида яши. Президент тагын бер кат әти-әниләренең кайгысын уртаклашты, алар лаеклы улы тәрбияләгәннәрен билгеләп үтте.

Аңа кадәр Рөстәм Миңнеханов Дамир Исламов каберенә чәчәкләр салды.

Дамир Исламов Т-72Б1 танкы экипажы командиры булган. Ул үзенең иптәшләре белән Золотое шәһәрен штурм белән алырга тиеш була. Анда алар утлы ноктаны һәм дошманның 10 хәрбиен юк итәләр.

Алга таба сугыш барышында алар ВСУның биш танкы белән каршылыкка керәләр һәм аларның дүртесен юк итәләр. Штурм вакытында өлкән лейтенант Дамир Исламовның хәрби машинасы турыдан-туры эләгү юлы белән юк ителә — танк экипажы һәлак була. Россия Герое исеме аңа үлгәннән соң бирелгән.


Фикер өстәү