Татарстанда көчле җил көтелә

Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.

Алдарак «Татар-информ» республикада көннәр суытачагы турында язган иде. 10 майда көндез һава температурасы +10-15 градус булачак.

Синоптикларның якынча фаразына караганда, Татарстанда яңгырлар атна ахырына кадәр дәвам итәчәк.

 


Фикер өстәү