Татлы борыч үсентесе яфракларын өзеп торырга кирәк

Әйбәт уңыш алу өчен, татлы борыч үсентесе яфракларын өзеп торырга кирәклеген беләсезме икән? Үзем инде күп еллар буе шулай эшлим. Үсентеләрне май урталарында ачык туфракка күчерәм. Ике атна дәвамында өстен каплап тотам. Шул ук вакытта, акрынлап кына урам һавасына һәм җилгә ияләшсен өчен, ике башын ачып куям. Үсемлек чәчәк ата башлагач, чәчәкләре тагын да күбәйсен өчен, бер рәт аскы яфракларын өзеп ташлыйм. Борычлар яралгач, тизрәк үссеннәр өчен, астан икенче рәт яфракларын кыркыйм. Ә инде өлгерү билгеләре күренгәч (борычлар сары яки кызгыт төскә керә башлагач), сабакта бер яфракны да калдырмыйча өзеп бетерәм.

Альберт Нәҗметдинов. Казан


Фикер өстәү