Владимир Путин легендар танк экипажына Россия Герое йолдызларын тапшырды

Курск сугышында Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә багышланган тантаналы кичәдә Владимир Путин Россия Геройлары йолдызларын ВСУ колоннасын туктаткан легендар танк экипажына тапшырды.

Россия Президенты Указы нигезендә хәрби бурычын үтәгәндә күрсәткән батырлыгы һәм фидакарьлеге өчен Баксиков Рәсим, Леваков Александр, Евсеев Филип һәм Неустроев Алексейга Россия Герое исеме бирелде.
Взвод исеменнән Неустроев Югары баш командующийга бөтен экипаж исеменнән рәхмәт белдерде.
— Безнең частьнең сугышчы-танкистлары сезгә, иптәш Югары баш командующий, алга таба да куелган барлык бурычларны намус белән үтәячәкбез, дип җиткерүне сорадылар. Ватаныбызны саклау өчен барысын да эшләячәкбез, – диде ул бүләкләү вакытында.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан хәрбие Рәсим Баксиков булган танк экипажының Запорожье юнәлешендә дошманның өстен көчләре һөҗүмен кире каккан хәрби хезмәткәрләре РФ Оборона министры тарафыннан Россия Геройлары исеменә тәкъдим ителгән иде.


Фикер өстәү