Тверь өлкәсендә һәлакәткә очраган самолетта Евгений Пригожин да булган

Тверь өлкәсендә һәлакәткә очраган самолет пассажирлары арасында эшмәкәр, «Вагнер» шәхси хәрби компаниясенә нигез салучы Евгений Пригожин да бар, дип хәбәр итә ТАСС Росавиациягә сылтама белән.

Бүген Тверь өлкәсендә шәхси самолет һәлакәткә очрап, андагы ун кеше һәлак булган. Фаҗигага юлыккан бизнес-джет Мәскәүдән Санкт-Петербургка очкан.
Росавиациядә билгеләп үтелгәнчә, әлеге факт буенча тикшерү башланган.


Фикер өстәү