Россия Герое Дәүләт Советы депутаты булырга җыена

Украина кораллы көчләренең бер колонна техникасын юк иткән легендар танк экипажы әгъзасы, Россия Герое Рәсим Баксиков Дәүләт Советы депутаты булырга карар кылган. Ул Татарстан Дәүләт Советына сайлау алдыннан «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирү чарасында катнашу өчен документлар тапшырды.

«Мин Дәүләт Советында сугыш ветераннары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре һәм якыннары мәнфәгатьләреннән чыгып эш итәргә җыенам. Хәзерге вакытта халыкка ярдәм итү, махсус хәрби операциягә бәйле рәвештә объектларның сакланылышын тәэмин итү, яңа оешмалар һәм учреждениеләр эшчәнлеген җайга салу өчен күп эшләнелә. Алда да күп бурычлар тора» , – дип белдергән Рәсим Баксиков.

Аның әйтүенчә, башлангыч тавыш бирү – төбәкнең иҗтимагый-сәяси тормышында тәүге адымнар ясау өчен бик яхшы мөмкинлек. «Партия тарафдары һәм хәрби хезмәткәр буларак, җәмгыятькә файда китерермен дип уйлыйм. Беренче чираттагы бурычлар арасында – хәрбиләргә медицина ярдәме күрсәтүне камилләштерү һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү» , – дигән Рәсим Баксиков.

Әйтергә кирәк, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга башлангыч тавыш бирүдә катнашу өчен документлар тапшыру кагыйдәләре гадиләштерелә, башлангыч тавыш бирү сайтында видеоконтент урнаштыру таләп ителми. Шулай ук праймеризда аларны хуплап җыелган тавышларга 25 процент өстәлә.

Исегезгә төшерәбез: 26 мартта партиянең праймеризлары башланды. Алар 26 майда тәмамланачак.


Фикер өстәү