Россия Президенты Владимир Путин Татарстаннан биш кешегә дәүләт бүләкләре тапшырган. Бу җәһәттән указ хокукый мәгълүматлар порталына урнаштырылган.
Путин кулыннан бүләк алучылар арасында гаилә пары – Гүзәлия һәм Вәлиәхмәт Сабировлар бар. Алар “Ата-ана даны” ордены медале белән бүләкләнгән.
Шулай ук “Татнефть” гавами акционер җәмгыяте генераль директоры урынбасары Альберт Нурмиев, компаниянең бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге скважиналарны ремонтлау үзәге җитәкчесе Рафис Гардиев һәм “КРС-Сервис” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең цех башлыгы урынбасары Рәфкать Әхмәтшин “Ватан алдындагы казанышлар өчен” ордены медале белән бүләкләнгән.