Бәйсез буласы килә: Татарстан башкаласында цифрлаштыру турында сөйләштеләр

Алтын, нефть, газ гына түгел, хәзер мәгълүмат һәм технологияләр дә аерым кыйммәткә ия булган заманда яшибез. Юкка гына аны «икътисадның каны» дип атамыйлар. Канның үзебездә «агуы» кирәк. «Kazan Digital Week 2023» халыкара форумында да моңа аеруча басым ясадылар.

Санлы дөнья

Татарстан башкаласы дүртенче тапкыр «Kazan Digital Week – 2023» халыкара форумын кабул итә. Бу юлы – федераль статуста. Катнашучылар күбрәк, хәл итәсе мәсьәләләр җитдирәк, димәк. Форумның пленар утырышында да тукталдылар аларга.

Дөнья буенча санлы технологияләр юнәлешендә көндәшлек бара. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында шуңа игътибар итте.

– Ил Президенты да технологик бәйсезлеккә ирешү максатын куйды. Бу, иң элек, илкүләм куркынычсызлык мәсьәләсе дә. Татарстанда әлеге максатка ирешү өчен барысы да эшләнә, – диде Рәис.

Беренче чиратта, бу – инфраструктура. Татарстанның бу җәһәттән күзгә күренерлек эшләре бар. Казанда былтыр ачылган яңа IT паркны гына алыйк. Анда 600ләп компания эшли, араларында мәгълүмати технологияләр юнәлешендә лидер саналганнары да бар.

– IT инфраструктура республиканың зур шәһәрләрендә генә түгел, районнарда да бар. Хәзер сигез районда IT мәйданчыклар эшли. Мондый мәйданчыклар һәр муниципалитетта булырга тиеш, – дип тә искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Төзедең дә бетте түгел, үзебезнең «акыллы башлар» да кирәк. Рәис әйтүенчә, республика вузлары хәзер дүрт меңләп IT белгеч әзерләп чыгара. Әмма тармак өчен бу гына аз. «10 меңгә җиткерергә кирәк», – дигән бурыч куйды республика Рәисе. Моның өчен югары уку йортларына бу юнәлеш буенча абитуриентларны кабул итүне киңәйтергә, белем бирү сыйфатының дәрәҗәсен сакларга, ә предприятиеләргә мондый кадрлар белән кызыксынырга кирәк.

Цифрлаштыру бурычлары кәгазьдә генә калмыйча, һәр кешенең тормышына үтеп керергә тиеш. Мондый бурычны дәүләт башлыгы да куйган иде. Ерактагы якын технологик бәйсезлекне якынайту өчен эш барамы соң инде? Россиянең цифрлы үсеш министры Максут Шадаев сүзләре белән әйтсәк, Россиядә 820 мең программист бар. Бу бер ел элек булган саннан 15 процентка күбрәк. Илнең «акыллы башлары» уйлап тапкан IT продукциягә дә ихтыяҗ 10 мәртәбә арткан. Дәүләт тә ярдәменнән ташламый, ди министр. Шулай булгач, киләчәккә якты өмет белән карыйсы.

Дөрес, технологик бәйсезлек турында сөйләр өчен, иң башта үзебездәге «тимер», ягъни электроника кирәк. Россиянең сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Василий Шпак шул фикердә.

– XX гасырда икътисадның каны булып нефть, углеводород торса, XXI гасырның каны булып мәгълүмат тора, – диде урынбасар. – Бу кан башкаларда агарга тиеш түгел. Бер яктан караганда, Татарстанның фәнни һәм сәнәгый мөмкинлекләре, моңа өстәп, кунакчыл һәм дус булуы җитәрлек.

Күргәзмәдә күргәннәр

Форумның күргәзмәсендә «үзебезнеке» дип мактанырлык яңалыклар тәкъдим ителгән иде. Барысы да бар: компьютерлар өчен программа тәэминаты да, сине бер сүздән аңлый торган ясалма интеллект та, «Москвич» белән «Атом» да. Күргәзмә белән форум кунаклары, җитәкчелек тә танышты.

«Москвич» димәктән. Күргәзмәдә күпләрнең игътибарын җәлеп иткән экспонат, мөгаен, шул булгандыр. Гадәти машина түгел ул. ЮХИДИ хезмәте өчен махсуслаштырылган. «Кибер-шериф» дигән махсус системага корылган. Автомобиль юлда йөрүчеләрнең нинди кагыйдәләрне бозуын тикшереп торачак: тизлек арттыру, парковка мәсьәләсе дисеңме. Йөзне дә яшереп булмас: машина аны да үзенә терки һәм базага кертә. Әлегә ЮХИДИ карамагында бу бердәнбер машина. Көз-кышны чыксын әле, аннан карарбыз, диләр.

«Атом» исә бөтенләй гаҗәпләндермәкче. Күргәзмәдә әлеге электромобильне тәкъдим иткән Хәким Хөсәенов аңлатканча, «Атом»ның алгы тәрәзәсе 3D эффект белән җиһазландырылып, юлда йөрүне тагын да уңайлырак итәчәк. «Фильмнардагы «бэтмобиль», «Железный человек»ның дисплее кебек инде, ягъни. Навигаторда кая юл тотуыңны билгелисең дә, машина тәрәзәсендә барысы да күрсәтелеп барылачак», – дип аңлатты ул «ВТ»га. Электромобиль 500 км кадәр юлны уза ала, ди.

Әмма машинаның ничә сум торасын сер итеп саклыйлар. Мәгълүм булганча, аны җитештерү 2025 елда «Москвич» заводында башланачак. Компаниянең үзәге исә Чаллыда калачак.

Казан дәүләт мәдәният институтында киемне… ясалма интеллект тегә икән! Дөресрәге, институт базасындагы Инженерия үзәгендә кием-салым дизайнын ясалма акыл белән берлектә уйлап тапканнар. Нәрсә булганын үз күзләребез белән күрдек – форумның пленар утырышында халыкка мода күрсәттеләр. Матур, әлбәттә!

Тагын бер гаҗәпләндергән проект – «Газпром-СПКА»ның космик спутнигы. Дөрес, әлегә макеты. Бу проект җирне космостан күзәтергә, төгәлрәк әйткәндә, «парник эффекты»н контрольдә тотарга мөмкинлек бирәчәк.

Форум саннарда

31 илдән 20 мең катнашучы

1,3 мең спикер

Форум бюджеты – 35 млн сум

Күргәзмәдә 216 компания катнашты

10 юнәлеш буенча 138 стенд урнаштырылды

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү