Рөстәм Миңнеханов: «Стрела»ның Россия Кубогында җиңүе — Татарстан регбиеның 55 еллыгына зур бүләк»

Бүген Казан Кремлендә 2023 елда регби буенча Россия Кубогын яулаган «Стрела» регби клубын хөрмәтләделәр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов спортчыларны һәм тренерларны трофейны яулаулары белән котлады. Тантанада Татарстан Премьер-министры, Россия регби федерациясенең Югары советы әгъзасы Алексей Песошин да катнашты.

«Россия Кубогы кысаларында сез югары спорт осталыгын, команда рухын һәм җиңүгә ышанычыгызны күрсәттегез. Без сезнең чыгышларыгызны игътибар белән күзәттек һәм уңышларыгызга чын күңелдән шатландык», — диде республика Рәисе.

Ул билгеләп үткәнчә, Татарстан регбиеның бай тарихы бар — бу спорт төре республикада инде 55 ел үсеш ала. «Безнең өчен аеруча кадерле нәрсә — команда составында безнең уенчылар чыгыш ясавы, ә тренировкаларны Татарстан регбие тәрбияләнүчеләре үткәрә. Димәк, нигезебез яхшы. Россия Кубогында җиңү — 55 еллык юбилейга искиткеч бүләк», — дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бүген республикада регби белән 1900 кеше шөгыльләнә, ә спорт мәктәпләрендә 500дән артык бала һәм яшүсмер тәрбияләнә. Тиешле инфраструктураны үстерүгә зур игътибар бирелә. Казанда «Искәндәр» футбол-регби манежы эшли, ул теләсә кайсы һава торышында күнегүләр ясарга һәм уеннар үткәрергә мөмкинлек бирә.

Татарстан Рәисе билгеләп үткәнчә, Россия Кубогын яулау — бөтен коллективның: уенчыларның, тренерлар составының, җитәкчелекнең, административ персоналның, Татарстан Регби федерациясенең һәм спонсорларның планлы эш нәтиҗәсе.

«Ышанам ки, сезнең җиңүегез аркасында Татарстанда регби алга таба үсешкә яңа этәргеч алачак һәм халык арасында тагын да популяррак булачак, ә сез киләчәктә дә безне үзегезнең югары спорт казанышлары һәм ышанычлы җиңүләрегез белән сөендерәчәксез», — дип өстәде Рөстәм Миңнеханов һәм   ТР Рәисенең Рәхмәт хатларын тапшырды.

Казанның «Стрела» командасының баш тренеры ДжейПи Нил республика җитәкчелегенә Татарстанда регбины үстерүгә күрсәткән ярдәме һәм игътибары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук 2023 елгы Россия Кубогында җиңү команданың соңгы трофее булмаячагына өмет белдерде.


Фикер өстәү