Үз илемдә – үз телем | «Ватаным Татарстан» газетасының махсус проекты | ТАТАР

Яшәү яме

Авылда телне дә, гореф-гадәтләрне дә саклап була әле, шәһәр генә барысын да кабып йотарга әзер, дигән сүзләрне  кемнең генә әйткәне яки ишеткәне юк икән. Бер караганда дөрес тә кебек, әмма күңел биреп тырышканда, хәл итә алмаслык мәсьәлә түгел бу. Казанда яшәүче Сәфәровлар гаиләсе белән без нәкъ шул хакта сөйләштек.

Остаз киңәше

Сәфәровлар – ил-көн игътибары үзәгендә яши торган гаилә. Күп еллар газетабызның баш мөхәррире булып эшләгән Миңназыйм Мәүлет улы бүген Татарстан дәүләт радио-телевидение комитетында милли тапшырулар хезмәтен җитәкли. Шуңа күрә дә ул бу мәсьәләгә бигрәк тә җитди карый: беренче чиратта үзебез үрнәк күрсәтергә тиешбез дип фикер йөртә.

– Без өч буын – балалар, оныклар белән һәр көн диярлек даими аралашып яшибез, – дип башлады ул сүзен. – Дүртенче буын – әбиебез авылда. Кышларын безгә дә килеп тора, үзебез дә еш кайтабыз. Балаларны, оныкларны үстергәндә барыбызга да телебезне, гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен зур тырышлык күрсәтергә туры килде. Сиксәненче елларда шәһәрдә яши башлаган кеше хәтерлидер: транспортта барганда «культурный» апалар «ведите себя прилично» дип шелтә белдерәләр иде. Күрәсең, ана телендә сөйләшү хулиганлык билгесе дип кабул ителгәндер инде. Әлбәттә, бүген андый күренешләр күзәтелми. Әмма, ни кызганыч, башка каршылыклар бар.

Мин хәтерлим әле: кызыбыз Гөлназны беренче көнне балалар бакчасыннан алырга барганда, тәрбияче чыкты. Күзләре маңгаена менгән. «Ул бит русча бер сүз дә белми», – ди. «Өйрәтегез», – дидем. Берничә көннән үк, өйгә кайткач, русча сүзләр әйтә башлады бу. Үзебезчә бик сөендек инде. Русча да белергә кирәк бит. Шул вакытта баш мөхәрриребез Исмәгыйль Шәрәфиев, мин ул вакытта «Татарстан яшьләре»ндә эшли идем, бер киңәш бирде: «Миңназыйм, безнең хатаны кабатлама. Без дә сезнең кебек сөенеп, русчалары камил булсын дип, балалар белән русча сөйләшә башлаган идек. Шул чакта бик тә хаталанганбыз. Соңрак кына аңладык. Тел онытылмасын өчен, алар өйдә татарча сөйләшергә тиешләр», – диде.

Гаилә һәм мәктәп

– Без хәзер күп әйберне мәктәпкә сылтап калдырырга тырышабыз, – дип сүзгә кушылды татар-инглиз гимназиясендә күп еллар татар теле һәм әдәбиятын укытып, лаеклы ялга чыккан Резидә ханым. – Күпләр: «Ата-аналарның вакыты юк, мәктәптә өйрәнсеннәр», – дигән фикердә.  Әмма бүген мәктәп, ни кызганыч, тәрбия урыны түгел. Хәзер укытучылар тәрбия эше белән шөгыльләнергә өлгерми. Аларның вакытын документлар тутыру, кәгазь эшләре белән бик чикләделәр. Сүз дә юк, нәтиҗәле эшләргә кирәк. Әмма, нишлисең, шартлар шундыйрак. Мин үзем, лаеклы ялга чыгу сәбәпле, мәктәптән киттем. Оныкларым белән мәш киләм: озатам, каршы алам. Шунда әби-бабайларга шаккатам. Балалары белән телне вата-җимерә, үзара русча сөйләшәләр. Ни кушымчалары, ни килешләре дөрес түгел. Бу хәл икеләтә зыян китерә бит. Беренчедән, оныкларына туган телне өйрәтә алмыйлар, икенчедән, рус теле культурасын да юкка чыгаралар. Әлбәттә, бар нәрсәне дә җәмгыятькә сылтап калдыру җиңел. Әмма каршылыклар гел туып тора бит. Шушы каршылыкка каршы тора алырлык көч булырга тиеш, минемчә.

Кызлары Айсылуның ире Нияз бу җәһәттән үз фикерен җиткерде:

– Бу көч гаилә булырга тиеш инде, чөнки бала өчен әти-әнидән, әби-бабайдан дә тәҗрибәлерәк кеше юк.  Дөрес, телефон, телевизор, гаджетларга каршы тору авырлашты. Әмма бу эшне гаиләдән башламасак, без бернигә дә ирешә алмаячакбыз. Гаилә ул – терәк, җанга җылылык бирә торган урын булырга тиеш.

Гаилә көче дигәннән, Гөлназ да үз тормышыннан мисал китерде.

– Ирем Ленар өйләнешкәнче рус телендә генә сөйләшә иде. Дөрес әйтмәм дип курка иде ул. Минемчә, андый кешене  җиңелчә формада гына төзәтә белергә кирәк. Тырышлыгым бушка китмәде. Хәзер ирем иркен сөйләшә. Аңлый. Җавап бирә, сөйләшүгә кушылып китә ала.

Ана теле 

– Ана теле турында уйланганда күңелдә күп сораулар туа, – дип дәвам итте сүзен Гөлназ. – Кеше ни өчен туган телендә сөйләшми? Ояламы ул? Татарча белү кирәкми дип уйлыймы? Күпме җавап эзләп карасам да, аңлап бетерә алмыйм. Кайберәүләрнең турыдан-туры: «Нәрсәгә кирәк ул татар теле?» – дип әйткәннәре дә булды. Мондый сорауны ничек бирергә була инде?! Туган тел – ана теле. Димәк, нәрсәгә кирәк ул миңа әни дип, иң якын кешеңнән йөз чөергән кебек килеп чыга бит.

– Әмма монда тагын бер әйбер бар, – дип фикерне киңәйтебрәк җибәрде әтиләре Миңназыйм. – Татарда гомер-гомергә русча яхшы белсәң, син кеше буласың, дигән ышаныч яшәп килә. «Татар теле нәрсә инде ул? Үзебез дә җәфа чиктек», – дип зарланганнарын бик күп ишеткәнем булды.  Бу бит бөтенләй ялгыш фикер. Беренчедән, татар теле төп тел булган кешеләр дә менә дигән зур урыннарда эшли. Икенчедән, туган телне яхшы белү рус телен камил өйрәнергә комачауламый бит. Әле алар янында инглиз һәм башка телләрне дә белү бик яхшы булыр иде.

Күп тел белү ни бирә?

Бу сорауга татар телен дә, рус телен дә камил белгән, үзенә кирәклесен инглиз телендә дә сөйләшә алган Гөлназ җавап бирде.

– Кешенең башы компьютер сыман. Бик күп мәгълүматларны истә калдыра. Шуңа күрә дә без бик күп телләр өйрәнә алабыз. Бу бит безнең тормышка карашыбызны киңәйтә. Әлбәттә инде, полиглот кешеләр дә бар. Мәсәлән, минем дус кызым җиде тел белә, иркен аралаша. Әмма без дә үзебезгә кирәклесен өйрәнә алабыз бит. Бу фикерне мин улым Айданга да сеңдерергә омтылам. Ул әлегә татарча, русча, инглизчә иркен аралаша.

Әнисенең бу сүзләрен улы да җөпләде. Ничек өйрәнүен сөйләп алды.

– Кечкенә чагымда бабай миңа татарча төрле китаплар бүләк итә иде, – диде ул. – Рус телендә булса, аны татарчага тәрҗемә итә. Рәсемнәр астына сүзләрне язып куя.  Аңламаганнарын әнидән дә, дәү әнидән дә сорый идем. Әни хәтта рульдә булганда да, миннән сүзләрнең тәрҗемәсен сорап бара. Бер минутны да әрәм итмибез.

Мондый тырышлыкның файдасы тими калмый, әлбәттә. Инде өч яшь ярым чагында ук Айдан Галиәсгар Камалның «Беренче театр» спектаклендә Хәмзә бай ролен башкара. Энекәшләре – Айсылу апасының уллары Азамат белән Данияр онытылып китеп русча сөйләшә башласалар, аларны да тиз туктата, татарча сөйләшергә куша.

Сәфәровлар гаиләсеннән фикерләр

– Балалар сөйләшсеннәр өчен, туган телне, беренчедән, югары дәрәҗәгә җиткереп, бренд рәвешенә китерергә кирәк. Икенчедән, Татарстан Рәисенең барлык чараларны да ике телдә алып барырга дигән боерыгы бар һәм без шулай эшлибез дә. Кайбер башка өлкәләрдә дә  боерык формасын куллану зыян итмәс иде.

– Без, гаиләдә татарча сөйләшергә кирәк, дигән язылмаган законга буйсынырга, таянырга тиеш.

– Балаларны, кирәк-кирәк, дип кенә өйрәтергә түгел, күп нәрсәне уен формасында алып бару отышлы. Күп вакытта урыннарны алмашу файдалы, ягъни мәсәлән, оныклар әти-әни яки әби-бабай ролендә безне татарча сөйләшергә өйрәтәләр.

– Күп кенә әти-әниләр: «Минем балам татарча шундый әйбәт сөйләшә иде. Садикка китү белән онытты», – дип, җаваплылыкны үз өсләреннән төшерергә яраталар. Моның белән килешергә, үз-үзеңне ышандырырга һич кенә дә ярамый.

– Телләр белү ул – баш миен хәрәкәттә тоту. Димәк, стрессларга урын юк,  яшәвеңнең мәгънәсе, яме бар дигән сүз.

Фәния Әхмәтҗанова

 

 


Фикер өстәү