Рөстәм Миңнеханов, Руслан Цаликов һәм Игорь Комаров Казанда «Патриот» һәм «Батыр» үзәкләрендә булдылар

РФ Оборона министрлыгының Россия Оборона министрының беренче урынбасары Руслан Цаликов җитәкчелегендәге эшче төркеме Үзәк хәрби округ гаскәрләренә сәфәр кысаларында контракт буенча гражданнарны хәрби хезмәткә сайлап алу чараларын оештыруны тикшерде.

Казанда Руслан Цаликов, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров белән бергә, «Батыр» хәрби хезмәткә кандидатлар сайлап алу үзәген тикшерде. Әлеге үзәк быел җәй көне төзелгән һәм «бер тәрәзә» принцибы буенча эшли, бу исә хезмәткә керү өчен кирәкле барлык документларны мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә.

Рөстәм Миңнеханов һәм Руслан Цаликов үзәк хезмәткәрләре һәм РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләк белдергән гражданнар белән аралаштылар. Алар пунктның эшен оештыруның югары дәрәҗәсен, шулай ук илебезне саклаучыларга шәхсән һәм игътибарлы мөнәсәбәтне билгеләп үттеләр.

Шулай ук сәфәрләре барышында РФ Оборона министрлыгы белгечләре Казанның «Патриот» үзәгендә яшьләрне спорт-патриотик һәм хәрби хезмәткә чакырылуга кадәр әзерләүне оештыру белән таныштылар. Аерым алганда, республика Рәисе һәм РФ Оборона министрының беренче урынбасары Россия Герое Олег Исаев исемендәге 186 нчы яшь армиячеләр отряды тәрбияләнүчеләре белән аралашты. Балалар хәрби-патриотик тәрбия үзәгендәге дәресләрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар һәм киләчәккә планнары турында сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган йомгаклау эш киңәшмәсе барышында Татарстан Республикасында һәм Идел буе федераль округының башка төбәкләрендә Россия Федерациясе Кораллы Көчләрен тулыландыру чараларын оештыруны камилләштерү мәсьәләләре тикшерелде.


Фикер өстәү