Рөстәм Миңнеханов РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов видеоэлемтә аша Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле каршындагы Совет утырышында катнашты.

Чарада катнашучылар дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру, шул исәптән яшьләр инфраструктурасын үстерү, студентларга һәм волонтерларга ярдәм итү, яшьләр потенциалын гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру, башка актуаль мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Утырыш барышында Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, федераль министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре, кайбер төбәкләр җитәкчеләре чыгыш ясады.


Фикер өстәү