Җәмәгать транспортында QR-кодларны керү урынында түгел, ә билет сату вакытында тикшерәчәкләр.
Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Андрей Егоров сөйләде.
Яңалыклар җир өсте җәмәгать транспортына гына түгел, метрога да кагыла. QR-кодны кондукторлар үзләре тикшерәчәк. Әгәр ул булмаса, пассажирларны төшереп калдырачаклар.