«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар бәйгесенә йомгак ясалды: быелгысы ниләр белән истә калды?

Үзәктә – гади кешеләрнең тормыш фәлсәфәсе, төрле милләтләр язмышы, ватанпәрвәрлек хисе.

«Многоликая Россия» XIV Бөтенроссия журналистлар бәйгесендә җиңүчеләрнең хезмәтләр шул хакта иде. Басма матбугат номинациясендә җиңүчеләр арасында «Ватаным Татарстан» газетасы да бар. Гран-прига Төньяк Осетиянең «Осетия-Ирыстон» милли телекомпаниясе лаек булды. Иң шәп бүләк отучылар конкурска ничек әзерләнгән? «ВТ» хәбәрчесе аларның уңыш сере турында сорашты.

Быел бәйгегә илнең 38 төбәгеннән 820 эш тәкъдим ителгән. Арада Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре, Алтай, Байкал аръягы крае, Калининград, Калуга өлкәләре, Адыгея, Башкортстан, Дагыстан, Калмыкия, Саха (Якутия) вәкилләре дә бар. Конкурс алты номинациядә узды.  Болар – «Телесюжетлар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Радиотапшырулар циклы (репортажлар)», «Басма матбугатта мәкаләләр циклы», «Интернет-массакүләм мәгълүмат чараларында материаллар циклы», «Массакүләм мәгълүмат чараларында балалар-үсмерләр мәгърифәтчелек проектлары».

Гран-при отучы «Осетия-Ирыстон»  милли телекомпаниясе 91 яшьлек ватанпәрвәр укытучы Роальд Каупуш турында фильм төшергән.  Әлеге герой  үзенең тормыш фәлсәфәсе, кешеләрне яратуы, ватанпәрвәр булуы белән гашыйк итә.  Шушы яшьтә укучылары белән походка йөрергә, тауга менәргә каян көч таба диген?

–  Героем – латыш милләтеннән. Мин Роальд Каупуш белән походта танышкан идем. Ул бездәге барлык тауларга менгән. Аның турында фильмны бер ел буе төшердем, – дип сөйләде тележурналист Ольга Абаева газета хәбәрчесенә. – Танылган шәхес түгел. Бик тыйнак кеше ул. Аны 62 ел элек Төньяк Осетиягә урманчы  итеп эшкә җибәргәннәр. Алагир авыл хуҗалыгы техникумына нигез салган. Әле дә шунда студентларга белем бирә. Балаларны үз иленең патриоты булырга  өйрәтә. 90 яшьтә чаңгыга баскан. Үзе генә яши. Тверь өлкәсендә яшәүче кызына кунакка баргач, сазлыктан  мүк җиләге  җыя. Шуннан морс ясап, кыш буе эчә. Сәламәтлек өчен файдалы, ди. Бабай социаль челтәрләрдә дә актив.

Гран-прины Ольга Абаевага Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тапшырды. Җиңүче 500 мең сумлык төп призның  милли телеканал үсешенә тотылачагын әйтте.

Фәрит Мөхәммәтшин бәйгене уздыру идеясенең күпмилләтле Татарстанда  туып,  шунда  тормышка  ашырылуын һәм елдан-ел популярлаша баруын әйтте. «Безнең өчен бу – зур җаваплылык. Әлеге конкурсның мөһимлеген һәм ихтыяҗын аңлыйбыз, бигрәк тә хәзерге вазгыятьтә», – диде парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин, милләтләр дуслыгына басым ясап, республикада  175 милләт вәкиле яшәвен, аларның үз туган телләрендә сөйләшүен, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау мәсьәләләренең актуальлеген югалтмавын әйтте. «Бу  – безнең мәңгелек кыйммәтләребез», – диде.

«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев  әлеге чараны вазгыятьне тагын бер тапкыр анализлау, милли темага ихтыяҗ булуын тагын бер кат аңлау өчен мөмкинлек дип бәяләде.

Тантанада  Россия Дәүләт Думасының Милләтләр эшләре буенча комитеты рәисе Геннадий Семигин, Россия Федерациясе сенаторы Александр Терентьев, Элемтә, мәгълүмат технологияләре һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе Юрий Никитин, Россия телевидениесе алып баручысы Арина Шарапова да катнашты.

«Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе «Басма матбугатта мәкаләләр циклы» номинациясендә өченче урын алды. Күзәтеп барган булсагыз, газетада «Мин – милләт», «Милли аккорд», «Үз илемдә – үз телем» проектлары алып барыла. Без төрле милләт вәкилләренең ничек итеп  мәдәният, тел, гореф-гадәтләрен саклаулары турында даими рәвештә язабыз, өйрәнәбез.

Бәйгедә  берничә ел буе катнашучылар да бар. Дагыстаннан килгән тележурналист Патимат Бурзиева шундыйлардан. Ул эшләгән телекомпания «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклында)» номинациясендә икенче урынны алды.

– Сюжетларымда  беткән авылларда яшәүче гади кешеләрне яктыртырга тырышам. Бездә агач йортлар юк, барысы да – таштан. Юлсызлык, саусызлык, җир аз булу. Яшәү шартлары булмау сәбәпле, авыллар юкка чыккан, – ди Патимат. –  Бу юлы  Харбук авылында яшәүче даргин милләтеннән булган 60 яшьтән узган Җәүһәр ханым турында фильм эшләдем. Ул – тимерче, әби-бабайлары һөнәрен әле дәвам иттерә, оныкларына өйрәтә.  Бүләккә кылычлар ясый. Икенче героем – беткән авылда бер үзе яшәүче 92 яшьлек  әби. Балалары күрше тирә авылларда гомер кичерә икән. Утыз ел элек югалган улын көтеп яши ул. Әбекәй ураза тота, намаз укый. Көчле рухлы кешеләр – тормышның бер бизәге бит алар.

Киләсе елда  икенче бер кечкенә авылда яшәп, җомга көнне бушлай ипи пешереп таратучылар турында фильм әзерләргә җыена. Журналистлар быелдан ук  бәйгегә җим әзерли башлаган инде.

Сәрия Мифтахова

 

 


Фикер өстәү