Төрлелектәге көч: «Многоликая Россия» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды

Кабат җиңү! Татарстан башкаласында Россия күләмендә журналистлар өчен игълан ителгән «Многоликая Россия» бәйгесенә нәтиҗәләр ясалды. Бүләкләү тантанасында без дә булдык.

«Многоликая Россия»Бөтенроссия журналистлар бәйгесе Россия территориясендә һәм аннан читтә яшәүче халыкларның милли традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыру, төрле халыклар мәдәниятенә кызыксыну уяту һәм хөрмәт тәрбияләү максатыннан үткәрелә.

– Татарстанда милләтара тынычлык һәм татулыкка бик зур әһәмият бирелә. Нинди генә милләт вәкиле булсаң да – аз санлымы, ишлеме – республикада һәркемгә хөрмәт белән карыйлар. Бу безнең күпгасырлык традицияләребез белән бәйле. Татарстанда 170тән артык милләт вәкиле яши. Күптеллелек, күпмилләтлелек, халыкларның гореф-гадәтләре һәм традицияләренә тугрылыкны саклауда журналистика мөһим рольләрнең берсен уйный. Милләтара мөнәсәбәтләрне саклауда без сезнең белән берлектә зур эш башкарабыз, – дип катнашучыларга мөрәҗәгать итте Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин.

Быел матбугат чаралары «Телесюжетлар циклы», «Радиотапшырулар циклы», «Телепроект (документаль фильм, телепрограммалар циклы)», «Басма матбугатта язмалар циклы», «Интернет матбугат чараларында язмалар циклы», «Балалар һәм үсмерләр өчен мәгърифәтчелек проектлары» номинацияләрендә көч сынашты.

– Әлеге бәйгене инде 13 нче тапкыр уздырабыз. Бәйгегә 22 төбәктән барлыгы 800гә якын гариза кабул иттек. Алар барысы да Россиядә яшәүче халыкларның төрлелеген һәм бердәмлеген күрсәтә. Ә иң мөһиме – әлеге бәйге катнашучыларга тәҗрибәләре белән уртаклашырга мөмкинлек бирә, – диде «Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев.

2021 елда бәйгегә «Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иң яхшы медиапроект» дигән махсус номинация кертелгән. Һәм нәкъ менә әлеге номинациядә «Ватаным Татарстан» газетасы редакциясе беренче урынны яулады!

Бәйге җиңүчеләрен Ислам хезмәттәшлеге оешмасы каршындагы Россия Федерациясенең махсус вәкиле Рамазан Абдуллатипов та сәламләде. «Татарстанда бер генә милләт вәкиле дә, мәдәният тә игътибарсыз калмый. Кайсы гына чорны алсаң да, республика җитәкчелеге халыкларның күптөрлелеген һәм бердәмлеген саклый алды. Татарстанның уңышы да шуңа бәйле. Республикада әхлак һәм тәртип тә шуның аркасында саклана», – диде ул.

Җиңүчеләр исемлегендә Татарстан матбугат чараларыннан тыш Ямал Ненец автоном округы, Мордовия, Дагыстан, Оренбург, Төньяк Осетия-Алания, Краснодар, Тула, Мари Иле, Пензадан килгән журналистлар да бар.  Ә бәйгенең төп бүләге – Гран-прига исә Ханты-Манси автоном округы-Юграның«Югория» дәүләт  телерадиокомпаниясе ия булды.

Лилия Гыймазова

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

«Многоликая Россия» бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасыннан ФОТОРЕПОРТАЖ

 

 

 

 


Фикер өстәү