Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе башлыгы Юрий Урванов белән очрашты.

Очрашуда Татарстан Хөкүмәте белән чик буе ведомствосының үзара эшчәнлегенең төрле мәсьәләләре тикшерелде.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда Татарстан Республикасы Иминлек Советы Секретаре Рафаил Гыйльманов һәм Россия Федераль иминлек хезмәтенең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе «Идел буе» чик буе контроле отрядының «Казан-аэропорт» КПП башлыгы Андрей Воронцов катнашты.

Юрий Урванов 2023 елның октябрендә Россия Федерациясе Президенты Указы белән Россия ФИХнең Саратов һәм Самара өлкәләре буенча чик буе идарәсе начальнигы вазыйфасына билгеләнгән иде.


Фикер өстәү