Азат Фазлыевның әтисе турында авылдашлары: «Андый кеше башка юк ул!»

Кичә Рафаил абыйның үлемен хәбәр иткәч, шул язмага каршы күп кенә җаваплар килде. Күбесе авылдашларыннан иде.

– Рафаил абый кебек кеше Әтнә районында бүтән юктыр. Бу хәбәрне ишеткәч, әллә нишләп киттем. Искиткеч кеше иде ул. Балаларына авырлык китерми генә китеп тә барган, – ди райондашы Лилия. – Авырый башлагач шәфкать туташы Сәрия апа янына төшкән бит. Үзе, рульдә! Ничек юлда бәрелмәгән, ничек хәле начараеп китмәгән. Әнә шундый сабыр кеше иде шул ул. Балаларын борчырга тырышмады. Ул аларны бик зур эшләре булганда гына чакыргандыр, мөгаен.  Башкалар кебек, кайтып эшләрләр әле, дип салынып утыра торган кеше түгел иде. Изге көннәрдә вафат булып, җомга куелды.

Рафаил абый турында матур фикерләр күп ишеттем. Зөлфирә апа авырый башлагач, аны тәрбияләве, Фазлыевларның авылда үрнәк булып яшәүләре турында да язучылар булды.

– Рафаил абый гөлләргә кадәр үстерде. Бакча эшләрен ярата иде. Җәй буе оныкларын тәрбияләп торды. Малларын да карады. Бер дә зарланмады ул. Өйгә башка хатын-кыз кертү турында уйламады да. Аның өчен оят булыр иде ул. Зөлфирә апа мәктәп директоры, физика укытучысы иде. Данлыклы нәсел алар. Авылда Рафаил абыйның энесе гаиләсе дә яши. Алар да бик тәртиплеләр, – ди шулай ук Лилия исемле авылдашлары.

Рафаил абыйны килене Алсу да бик яратып сөйли. Каенатасы үлгән көнне үз әнисенең туган көне дә була әле аның. Җырчы төрле даталарның туры килүе безнең нәселдә нормаль күренеш дип саный.

– Минем әтием, Азат һәм каенанамның туган көннәре бер көндә иде. Әти белән каенанам икесе дә – бер яшьтә, март аенда үлеп киттеләр, – ди ул. – Әтине югалту хәбәрен ишеткәч, икебезгә дә шок булды. Әле бит бернигә зарланмыйча, матур гына яшәп ята иде.  Улларым да бабайларының вафаты турында ишеткәч, моны бик авыр кичерде, икесе дә елыйлар, сабыйларым. Мин каенатамны бик яраттым. Ул да мине якын итте. Күпме яшәп тә, аннан начар сүз түгел, ямьсез караш та тоймадым.

Алсу каенатасының кайбер хатын-кызлардан да чиста яшәвен әйтә. Быел виноградга кадәр үстергән икән Рафаил абый.

– Безгә күп итеп кыяр-помидорларны алып килеп кенә торды. Тавыклар асрады. Ит сатып алсаң да, сүгәр иде. Өйдәге бөтен әйбер тәртиптә тора иде. Тәмле пешерә дә иде әле ул. Бар да сагынып кына сөйләргә калды. Әтине гел ял иттерергә тырыштык. Әле шушы арада, ял йортына барасыңмы, диюгә үк ризалашты. Иртәрәк барасы килде. Сөйләшенелгән вакыттан да алга күчерттек. «Бәкер»гә барып ял итеп кенә кайткан иде әле, – ди Алсу. – Әти әнисез калуны авыр кичерде. Өзелеп сагынды ул аны. Үзен кая куярга белмәде. Үләр алдыннан Роза апага: «Әниегезне кайтарып булса, бөтен әйберне бирер идем, бик сагындым», – дигән. Очрашканнардыр инде. Әтинең урыны оҗмахта булсын! Күңелдә бик тә изге күңелле, кешелекле булып истә калыр.

 Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү