Янгында бер гаиләдән 7 кеше һәлак булган

Башкортстанның Стәрлетамак районында бүген иртән 5 бала һәм аларның әти-әниләре янгында һәлак булган. Бу хакта «БашИнформ» хәбәр итә.

Бүген иртәнге дүртенче яртыда Матвеевка авылында ике фатирлы кирпеч йортта янгын чыккан. Өйдә 7 бала һәм аларның әти-әнисе булган. Әтиләре ике малайны коткарырга өлгергән. Аннары калганнарын чыгарырга кереп киткән, әмма үзе дә, хатыны да, калган биш бала да ут эченнән чыга алмаган. Шулай итеп, янгында барлыгы 7 кешенең гомере өзелгән.


Фикер өстәү