Филүс Каһиров «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов турында сөйләде

Филүс Каһиров «Ватаным Татарстан» газетасына биргән интервьюсында «Киек каз юллары» җырын башкарып танылган Артур Хәсәнов белән танышу тарихы турында сөйләде. 

– Без аның белән гел элемтәдә. Ул – гап-гади авыл егете. Моңлы егет. Андый кешеләрне сәхнәдән күрсәтәсем, безнең арада менә нинди талантлар бар, дип халыкка танытасым килә. Шуңа күрә бер елны концертыма дальнобойщик Равил Галиевне чакырдым. Концертта катнашырга чакырып шалтыраткач, ышанмый торды әле. Аннары Эдуард Асаповны чакырдым. Ә Артур белән танышу болай булды. Өлешчә мобилизация игълан ителгәч, аның башкаруында «Киек каз юллары» дигән җыр видеосы таралды. Ул видеоны миңа кем генә җибәрмәде. Башта мин Артурны солдатлар янына чыгыш ясарга гына чакырганнар дип уйладым. Ә ул Пензада «учебка»да булган икән. Кыскасы, башта социаль челтәр аша эзләп таптым, аннары телефон номерларын алыштык. Якташ, Башкортстаннан икән, Илеш районыннан. Мин Уфада концерт куям, әти-әниеңнең мөмкинлеге булса, килеп карасыннар, анда сине дә искә алам, дидем. Әти-әнисе килде, аннары инде Казандагы концертта үзе дә катнашты. Тамашачы бик яратып кабул итте аны.


Фикер өстәү