Яшел Үзәндә газ шартлау турында эш буенча гаепләнелүче табиб өй сагыннан азат ителгән

Югары суд аңа билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә яңа җәза чарасы билгеләгән.

Татарстан Югары суды Яшел Үзән шәһәрендә газ шартлау турында эш буенча гаепләнелүче 53 яшьлек табиб-нарколог, психоневрология диспансерының медицина- социаль реабилитация бүлеге Наталья Евдокимованы өй арестыннан азат иткән. Хәзер аңа бер ай эчендә билгеле бер гамәлләрне тыю рәвешендә яңа җәза чарасы билгеләнгән.

Югары суд моны болайрак аңлата: өй сагы торактан чыкмауны күздә тота. Тик Евдокимова ялгыз яши, өстәвенә авырый да. Өйдә бикләнеп яту аны дарулар, азык-төлек сатып алу мөмкинлегеннән мәхрүм итә. Моннан тыш, судья фикеренчә, табибның гаебе уртача авырлыктагы категориягә керә. Монысы да йомшаграк җәза чарасын сайлау мөмкинлеге бирә.

Хәзер Евдокимовага төнлә өеннән чыгып йөрү, кузгатылган эш буенча шаһитлар белән аралашу, элемтә чараларыннан файдалану (тикшерүче, адвокат белән аралашудан яки махсус хезмәтләр чакыртудан тыш) тыела. Аның адвокаты суд карарын, законлы һәм нигезле, дип таныган.

Исегезгә төшерәбез: нәкъ менә Наталья Евдокимова фаҗигага кадәр берничә сәгать элек 87 яшьлек Михаил Тимохинны кабул иткән булган. Якыннары, борчылып, пенсионерны психоневрология диспансерына китергән. Алар картның көне-төне эчүеннән, үзен үтә сәер тотуыннан зарланган, фатирын шартлату белән янавын әйткән. Әмма медицина учреждениесе хезмәткәрләре, психик тайпылышлары күзгә күренеп торса да, Тимохинны хастаханәгә салмаган. Шуннан соң ул, фатирына кайтып, башына килгән куркыныч гамәлен тормышка ашырган.


Фикер өстәү