Яшел Үзән фаҗигасен китереп чыгарган бабай турында күршеләре: «Ул моңа кадәр дә үзенә кул салырга маташкан»

Яшел Үзәндә газ шартлау нәтиҗәсендә йорт җимерелүе һәм корбаннары турында хәбәр иткән идек. «ВТ» журналисты да фаҗига урынына юл тотты.

Хәзерге вакытта Яшел Үзәндә газ шартлаган йортның 1 нче катында урнашкан»Магнит»кибете эшләми. Анда ут та, газ да юк, продукцияләрне бушаталар.

Йорт әле дә җимерелә.

Комиссия йортны карап чыккан.


Фаҗига шаһитлары әйтүенчә, күрше йортларда яшәүче әби-бабайларны да хастаханәгә алып киткәннәр.

Зыян күргән йортта яшәүче бер апаның фатирда мәчесе калган, ул аның өчен бик борчулы.

Күршеләре сүзләренчә, шартлау булган фатир хуҗасы (87 яшьлек бабай) хатыны үлеменнән соң бик нык эчүгә сабышкан. Ул инде үз-үзен бер тапкыр үтерергә дә маташкан.

Кичә пенсионер газ плитәсе шлангын тартып алган да, шул шартлауга китергән. Шушы шартлаудан соң ир-ат урында һәлак була. Шаһитлар сүзләренчә, аны кисәкләп алып чыкканнар.

Бу әлегә шаһитлар сүзе генә. Рәсми җавапны Гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан көтәбез.

Фото һәм видео: Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү