Яшен Үзәндә газ шартлап җиде кеше зыян күргән

Яшел Үзәннең тугыз катлы кирпеч йортында газ шартлаган. Бер кеше үлгән, алтысы хастаханәгә озатылган, дип хәбәр иттеләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында. 

Фаҗига 29 март көнне Яшел Үзәннең Ленин урамы 39а торак йортында була. Шартлау нәтиҗәсендә 7 катта 6 фатир һәм 8 катта 1 фатир җимерелгән. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының башлангыч мәгълүматлары буенча, йортның конструкцияләре зыян күрмәгән. Россия Тикшерү комитеты «Cаксызлык аркасында үлем» маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан (РФ ҖК 109 ст.). Тикшерү фразлары буенча,  фаҗиганең төп сәбәбе көнкүреш газы шартлау. ТАСС һәм «РИА Новости» үз чыганакларына сылтама белән суицид версиясе дә каралуын хәбәр итә.

50 фатирлы 1974 елда төзелгән йортта 96 кеше яшәгән.

Әлеге йортта яшәүчеләрнең 15ен «Идел» шифаханәсенә урнаштырганнар. Калганнары вакытлыча туганнарында яшәп тора.

 


Фикер өстәү