Биш яшьлек кыз бассейнда суга батып һәлак булган

Мәскәү өлкәсенең Видное шәһәрендә коточкыч фаҗига килеп чыккан.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, 18 октябрьдә кичен бала якыннары белән бассейнда йөзгән. Бермәл әтисе нигәдер кызчыкның коткару жилетын салдырган.

Мәскәү өлкәсе прокуратурасы мәгълүматлары буенча, сабый берникадәр вакытка караучысыз – ялгызы гына калган. Шул арада суга батып һәлак булган. Балага медицина ярдәме күрсәткәннәр, әмма коткарып кала алмаганнар, дип яза DailyКарелия”.
Иминлек таләпләренә җавап бирмәгән хезмәт күрсәтү турындагы статья буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерүчеләр фаҗига урынын карап, фитнесс-клубның документларын алганнар, шаһитларны сораштырганнар. Суд экспертизаларын билгеләү күздә тотыла. Баланың үлемендә гаепле кешегә штраф һәм 6 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный.


Фикер өстәү